Чирмешән районында “Лада-Приора” юл кырыена “очкан”
Ульяновка авылы янындагы юл чатында булган авариядә “Лада-Приора” автомашинасы юл кырыена төшеп китә. Район автоинспекторлары әйтүенчә, аңа каршыга килүче “унлы” юл бирмәгән.
Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, хәл болайрак була. Күтәмә борылышы ягыннан килүче, “унлы” - ВАЗ-21103 йөртүчесе - хатын-кыз сулга борылырга уйлый һәм Нурлат ягыннан каршысына килүче “Приора”га юл бирми. Тегесе, шулай ук руль артындагы хатын-кыз, “унлы”га бәрелмим, дип, юл кырына төшеп китә.
-Әлеге машинаның йөртүчесенә һәм пассажирына шунда ук медицина ярдәме күрсәтелде, алар җиңелчә генә имгәнүләр алды, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров. – Машина белән идарә итүче ике хатын-кыз да - безнең район кешеләре.
фото: Рәмис Шәкүров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев