Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән балыкчылары үзләре "ятьмәгә" эләккән

7 июньдә кичке якта бер төркем чирмешәнлеләр Әмир авылы буасына балыкка юл алалар, тик аларның юлларына ЮХИДИ инспекторлары каршы төшә. -Балыкчылар яхшы гына салмыш, шуңа үзләре рульгә утырмыйлар, ә башка йөртүче табалар. Әле үткән елның җәендә генә машина йөртү таныклыгы алган 18 яшьлек күрше егете бераз сыра эчкән булса да,...

7 июньдә кичке якта бер төркем чирмешәнлеләр Әмир авылы буасына балыкка юл алалар, тик аларның юлларына ЮХИДИ инспекторлары каршы төшә.


-Балыкчылар яхшы гына салмыш, шуңа үзләре рульгә утырмыйлар, ә башка йөртүче табалар. Әле үткән елның җәендә генә машина йөртү таныклыгы алган 18 яшьлек күрше егете бераз сыра эчкән булса да, руль артына утырудан баш тартмый, - ди ЮХИДның пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкуров.

Бу сәяхәт машина хуҗасына да, сүз тыңлаган күрше малаена да кыйммәткә төшә. Автомобиль штрафсоянкага озатылган, аны кире кайтару өчен эвакуатор хезмәтләрен дә, башка штрафларын да түләргә кирәк булачак. Машина хуҗасына да, күрше егетенә дә, судтан соң, ел ярым яки ике ел пассажир булып кына йөрергә туры киләчәк, икесенә дә 30ар мең сум штраф та яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined