Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерә

Узган елда район юлларында балалар катнашында дүрт юл-транспорт һәлакәте булган. Бәхеткә, быел андый очраклар теркәлмәгән.

Район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров хәбәр итүенчә, 2021 елда әлеге вакыйгаларда дүрт бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Шуларның өчесе машина пассажирлары булса, берсе – питбайк белән автобуска килеп бәрелгән.

- Җәйге җылы чор җитү белән юлларда мотоцикллар, мопедлар, велосипедлар, питбайклар саны арта. Соңгы вакытларда балалар арасында да, өлкәннәрдә дә электр самокатлары да киң таралды, - ди Рәмис Рәсыйхович. – Ата-аналарга, балаларга, шулай ук машина йөртүчеләргә дә бик игътибарлы булырга кирәк. Балалар төрле көтелмәгән урыннардан, борылышлардан килеп чыгарга мөмкин. Авыллар эчендә тиешле тизлекне арттырмаска, әкертенрәк йөрергә, телефоннарга игътибарны юнәлтмәскә киңәш итәбез.

Бу чорда автоинспекторлар аварияләрне кисәтү максатыннан махсус рейдларны да ешрак үткәрәләр. Юл һәлакәтләренә очрамас өчен кагыйдәләрне истә тоту мөһим. Мотоциклчыларга да, велосипедларда йөрүчеләргә дә кышкы дәвердә онытыла башлаган күнекмәләрен кабатларга кирәк.

-Самокатларның да төрлесе була: кайберләре аз егәрлекле, икенчеләре көчлерәк. Кайсында булса да, алар белән ике куллап идарә итәргә кирәк, икәүләшеп йөрергә ярамый. Әтиләр, әниләр балаларга төп кагыйдәләрне аңлатырга тиеш: велосипедта яки самокатта юлның машиналар йөрү өлешендә йөрмәскә, җәяүлеләр кичүеннән ике тәгәрмәчле транспортларыннан төшеп чыгарга, кискен борылышларда сак булырга кирәк.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев