Балыкчылар һәлакәткә очраган
Күтәмә авылы ягыннан Чирмешән юл чатына җитәрәк ИЖ- 2126 (Ода) автомашинасы әйләнеп каплана. Машинада баручылар - Түбән Кама кешеләренең Самара өлкәсенә балыкка дип юл тотулары була. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчегә һәм аның пассажирына район үзәк больницасында медицина ярдәме күрсәттеләр. Шушы вакыйгадан кала, узган атнада районыбыз территориясендә башка зур...
Күтәмә авылы ягыннан Чирмешән юл чатына җитәрәк ИЖ- 2126 (Ода) автомашинасы әйләнеп каплана.
Машинада баручылар - Түбән Кама кешеләренең Самара өлкәсенә балыкка дип юл тотулары була. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчегә һәм аның пассажирына район үзәк больницасында медицина ярдәме күрсәттеләр.
Шушы вакыйгадан кала, узган атнада районыбыз территориясендә башка зур юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде.
Рәмис Шәкүров,
ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев