Юл хәрәкәте

Алабуга янында М7 юлында һәлакәттә өч яшьлек бала зыян күргән

Өч яшьлек бала "Волга" М7 федераль юлының 1030нчы чакрымында - Алабуга районы Поспелово авылы янында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Һәлакәттә барлыгы ике кешегә зыян килгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юлда ике чит ил машинасы -...

Өч яшьлек бала "Волга" М7 федераль юлының 1030нчы чакрымында - Алабуга районы Поспелово авылы янында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Һәлакәттә барлыгы ике кешегә зыян килгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юлда ике чит ил машинасы - "Тойота Королла" һәм "Рено" бәрелешкән. Хәбәр Алабуга районының 112 ашыгыч хезмәте номерына кичә 12 сәгать 56 минутта алынган. Урынга 75нче янгын-сүндерү часте чыккан. Коткаручылар 61 яшьлек "Рено" йөртүчесен һәм "Тойота"ның өч яшьлек пассажирын чыгарып, Алабуга ашыгыч ярдәм медикларына тапшырган. Аннан машиналарның аккумуляторларын сүндергән.

Ир-атның ике кабыргасы сынган, баш мие селкенгән һәм башында ябык җәрәхәт билгеләнгән. Баланың тез буыны каты бәрелгән.

Татар Информ фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Алабуга М7 юлында һәлакәттә өч яшьлек бала зыян күргән

Нет комментариев