Алабуга тег белән яңалыклар
-
Алабуга янында М7 юлында һәлакәттә өч яшьлек бала зыян күргән
Өч яшьлек бала "Волга" М7 федераль юлының 1030нчы чакрымында - Алабуга районы Поспелово авылы янында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Һәлакәттә барлыгы ике кешегә зыян килгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юлда ике чит ил машинасы -...
-
Алабугада "дуңгыз гриппы"ннан ике айлык бала үлгән
Әлеге күңелсез хәл төнге сәгатьләрдә булган. Бу хакта "Новая Кама" яза. Ике айлык бала Чаллы хастаханәсендә үлгән, диелә. Бала Алабугадан китерелгән була. Әлеге чыганакка табиб-эпидемиолог Наталья Ларина хәбәр иткәнчә, балада "дуңгыз гриппы" - A(H1N1) булуы ачыкланган. Бу - Алабуга өчен беренче очрак. http://ipad.intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54134-alabugada-duңgyiz-grippyinnan-ike-aylyik-bala-үlgәn.html
-
Гөмбә җыеп йөргәндә кеше калдыкларына тап булганнар
Гөмбәчеләр Алабуга районы Тарловка бистәсе янында учак өстендә кеше сөякләренә тап булалар. Янәшәдә мылтык һәм кеше киемнәре булган. Хәзер бу куркыныч фаҗигане тикшерәләр.