Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәгә печән алып килгәннәр

Узган атнада Чирмешәндә ярминкә гөрләде. Монда Шешминка болыннарында үскән, зур төргәккә уралган хуш исле печән дә саттылар, бәясе 1500 сум иде.

Гомумән, бу көнне товар ассортименты бай булды. Кәбестә яхшы сатылды, аны ике урында тәкъдим иттеләр. Килограммын 15 сумнан. Капчыгы 1300 сум торучы шикәр комын кирәксенүчеләр дә бар. Яңа суелган каз түшкәләре, сыер ите, гөмбә, җиләк-җимеш, бәрәңге, сөт ризыклары, бал, свежий һәм туң балык, бозаулар, өс, баш, аяк киемнәре, тагын әллә нәрсәләр саттылар. Киез итекләр сайлап алырлык күп.

-Ярминкәгә күптән килгәнем юк иде. Бүген җылы аяк киеме-сапожки алдым әле, менә бер каз да сайларга исәп, Мәүлид ашы уздырырга әзерләнәбез, - ди Әмирдән Асия апа Сафина.

фото: архив

Чирмешәндә - ярминкә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев