Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә килосын 12 сумнан бәрәңге саттылар

Чирмешәндә узган атна ярминкәсендә бәрәңге сатучылар күп иде. Бер килосын 12-15 сумга тәкъдим иттеләр. -Орлыкка дип, без дә бәрәңге алдык,- ди Лашманнан Әсхәт Харисов. - Ярминкәгә еш киләбез, нәрсә дә булса алабыз. Бу юлы да дуңгыз балалары (берсен 2500-3000 сумга), бозаулар (бер айлыгын 12 меңгә, зурраклары, билгеле, кыйммәтрәк), бер тәүлеклек...

Чирмешәндә узган атна ярминкәсендә бәрәңге сатучылар күп иде. Бер килосын 12-15 сумга тәкъдим иттеләр.

-Орлыкка дип, без дә бәрәңге алдык,- ди Лашманнан Әсхәт Харисов. - Ярминкәгә еш киләбез, нәрсә дә булса алабыз.
Бу юлы да дуңгыз балалары (берсен 2500-3000 сумга), бозаулар (бер айлыгын 12 меңгә, зурраклары, билгеле, кыйммәтрәк), бер тәүлеклек доминант токымлы чебешләр (50 сум), суган, чөгендер орлыгы, җиләк-җимеш, өс, аяк киемнәре, ит, балык, сөт ризыклары, бал, чәчәк, агач үсентеләре, мунча миннеге, сәнәк, көрәк саплары, тагын әллә нәрсәләр сатылды.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы ярминкә бәрәңге орлыгы

Нет комментариев