Чирмешән ярминкәсендә килосын 12 сумнан бәрәңге саттылар
Чирмешәндә узган атна ярминкәсендә бәрәңге сатучылар күп иде. Бер килосын 12-15 сумга тәкъдим иттеләр.
-Орлыкка дип, без дә бәрәңге алдык,- ди Лашманнан Әсхәт Харисов. - Ярминкәгә еш киләбез, нәрсә дә булса алабыз.
Бу юлы да дуңгыз балалары (берсен 2500-3000 сумга), бозаулар (бер айлыгын 12 меңгә, зурраклары, билгеле, кыйммәтрәк), бер тәүлеклек...