Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

2018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан

Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.

Узган ел Татарстанга килгән чит ил гражданнары саны, 2017 ел белән чагыштырганда 24,3 процентка артып, 345 мең 757 кешегә җиткән.

Туристлар Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркиядән аеруча күп килә.

Үткән ел республикада барлыгы 3,4 миллион кеше кунак булган. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 9,6 процентка артыграк.

Туризм өлкәсендә, чиктәш тармакларны да исәпкә алып (туклану, транспорт, сәүдә), күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми күләме 28,3 миллиард сум тәшкил иткән. Бу 2017 елгы күрсәткечтән 37 процентка күбрәк.

Фото: Т.Волкова рәсеме

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/14/180596

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турист

2
X