ЮХИДИ тег белән яңалыклар
-
Түләмәсәң - утыртып куюлары ихтимал
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын вакытында түләмәгән өч райондашыбыз узган ел өч-дүрт тәүлек утырып чыкканнар. Быел ике ай эчендә шундый ике машина йөртүче мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. Тәртибе, законы шундый: кагыйдә бозып штраф салдылармы - син аны ике ай эчендә түләргә тиешсең. Юк икән, штраф күләме икеләтелә, я...
-
Чирмешән юлларында исерек шоферларны озак йөртмиләр
Агымдагы елның узган чорында район юлларында аек булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән алты машина йөртүчене тоткарлаганнар. Февраль аенда спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган ике кешегә карата административ беркетмә төзелгән. 3 февраль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Акъяр - Чирмешән юлында ВАЗ - 21093 машинасын туктаталар, аның белән идарә итүче...
-
Тонировкалы машиналарга “ау“ башланды
Тәрәзәләрен чамадан тыш каралтып йөрүче машина хуҗаларына 1 февральдән "ау" башлана. Машиналарның арткы һәм арткы ян тәрәзәләренә тоныкландыргыч пленка ябыштырырга рөхсәт ителә. Алгы тәрәзәнең дә өске өлешенә 14 сантиметрдан да киң булмаган төсле пленка куярга ярый. Болардан тыш, яктылыкны 70 проценттан күбрәк үткәрүче тонировканы теләсә кайсы тәрәзәгә урнаштырырга мөмкин. Транспорт...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
Кара Чишмә авылында өеннән идән асты аракысы сатучыга закон алдында җавап тотарга туры киләчәк. 01 19 январьдан 26 январьга кадәр вакыт аралыгында 135нче янгын часте диспетчерлыгына хәвефле хәбәрләр кермәгән. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә үткән атнада 20гә якын гариза һәм хәбәр алынган. Хатынына авыр тән җәрәхәтләре ясап, аның үлеменә китергән...
-
Чирмешәндә хатын-кызлар салган килеш машина йөртәләр
Декабрь аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш машина белән идарә итүче 7 якташыбызга карата административ беркетмә төзегәннәр. Алар арасында хатын-кызлар да бар. -Кызганычка каршы, бу яман гадәт кайбер гүзәл затларыбызга да хас,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы Рәмис Шәкүров.- Декабрь аеның соңгы көннәрендә без хатын - кызлар идарә иткән ике машина...
-
Чирмешән балаларына Миңнеханов велосипедлар бүләк итте
Республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов район үзәгенең "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче малайларга һәм кызларга дүрт велосипед бүләк итте. Әле бу гына да түгел, быел "өй туе" үткәргән каенкайлылар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү классы өчен яңа җиһазларга да ия булырга мөмкиннәр. Һәрхәлдә, республиканың юл инспекторлары башлыгы бу мәсьәләне уңай хәл...
-
Майор Кәбировны искә алу кичәсенә Чирмешәнгә Миңнеханов та килде
2009 нчы елның 23 декабрендә кораллы җинаятьчене тоткарлаганда милиция майоры Мирсәет Кәбиров һәлак булган иде. Район халкын тетрәндергән әлеге вакыйгадан соң биш ел гомер үткән. -Улыбыз бик уңган иде, агач эшеме, тимернекеме, нәрсәгә тотынса да кулы эшкә ятып торды. Нинди эш булса да сәгате белән кайтып җитте, безгә гел булышып...
-
Чирмешәнлеләрне 60 мең сум штраф та куркытмый
"Нәрсәгә кабызып чыктым гына мин аны - торсын иде шунда. Кибеткә җәяү дә ике генә адым бит, үзем гаепле",- дип уфтанды кич белән ЮХИДИ хезмәткәрләренә "салган баштан" эләккән машина йөртүче. Урманасты Үтәмештә яшәүче, гөнаһысын таныган әлеге агай юл сакчылары белән бәхәсләшеп тә тормады. Район ЮХИДИ инспекторлары әлеге машина йөртүчене махсус...
-
“Халык инспекторлары“ ярдәме белән аварияләр саны кимерме?
Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар турында ЮХИДИ бүлекчәсенә тиз арада мәгълүмат тапшыру максатыннан, республикада кәрәзле телефоннар өчен махсус кушымта эшли башлады. -Яңа хезмәттән IРhone һәм Android операция системасын кулланучы кеше ансат файдалана ала. Кагыйдә бозучыларны интернетка куярга теләүчеләр дәүләт порталында да теркәлгән булырга тиеш. Аноним хәбәрләр каралмый,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда...