Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән балаларына Миңнеханов велосипедлар бүләк итте

Республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов район үзәгенең "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче малайларга һәм кызларга дүрт велосипед бүләк итте. Әле бу гына да түгел, быел "өй туе" үткәргән каенкайлылар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү классы өчен яңа җиһазларга да ия булырга мөмкиннәр. Һәрхәлдә, республиканың юл инспекторлары башлыгы бу мәсьәләне уңай хәл...

Республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов район үзәгенең "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче малайларга һәм кызларга дүрт велосипед бүләк итте.

Әле бу гына да түгел, быел "өй туе" үткәргән каенкайлылар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү классы өчен яңа җиһазларга да ия булырга мөмкиннәр. Һәрхәлдә, республиканың юл инспекторлары башлыгы бу мәсьәләне уңай хәл итәргә өметләндерде.
Узган атнада Чирмешәнгә эш визиты белән килеп, Рифкать Миңнеханов, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин белән бергә, шушы балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар янына керергә дә вакыт тапкан. Ул монда юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы чараны да башыннан ахырына чаклы карап утырды. Ахырдан "кунак абый" малайлар һәм кызларның һәрберсенең кулларына караңгыда уттан чагылучы браслетлар да такты, китаплар да бүләк итте, сораулар да бирде.
-Күренеп тора, балалар үзләренә тиешле юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белә. Моңа бер-ике көндә генә өйрәнеп булмый. Димәк, тәрбиячеләр бу юнәлештә максатчан эш алып бара дигән сүз,- диде Рифкать Нургали улы.
Визит барышында Рифкать Миңнеханов Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләренең эше белән танышып, полиция бинасында гражданнар да кабул итте. Шул ук көнне Республиканың ЮХИДИ идарәсе башлыгы куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган якташыбыз, милиция майоры Мирсәет Кәбировны искә алу чараларында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Минниханов ЮХИДИ инспектор полиции