Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Түләмәсәң - утыртып куюлары ихтимал

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын вакытында түләмәгән өч райондашыбыз узган ел өч-дүрт тәүлек утырып чыкканнар. Быел ике ай эчендә шундый ике машина йөртүче мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. Тәртибе, законы шундый: кагыйдә бозып штраф салдылармы - син аны ике ай эчендә түләргә тиешсең. Юк икән, штраф күләме икеләтелә, я...

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын вакытында түләмәгән өч райондашыбыз узган ел өч-дүрт тәүлек утырып чыкканнар. Быел ике ай эчендә шундый ике машина йөртүче мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән.

Тәртибе, законы шундый: кагыйдә бозып штраф салдылармы - син аны ике ай эчендә түләргә тиешсең. Юк икән, штраф күләме икеләтелә, я унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алырга мөмкиннәр. Инде ул да булмаса, мәҗбүри эшләтүләре ихтимал. Әнә Кукмара районында 500 сум штрафын түләмәгән машина йөртүчене өч тәүлеккә утыртып куйганнар. Андый хәлләр былтыр бездә дә булды. Тагын шунысы бар, машина йөртүче бурычлының чит илгә чыгуы да чикләнә.
-Январь, февраль айларында штрафларын түләмәүчеләргә карата 16 беркетмә төзелде. Араларында 500 сумнан 3 мең сумга кадәр бурычлары булганнар бар. Исерек килеш руль артына утыру аркасында җавапка тартылып, 30 мең сум штрафларын вакытында түләмәүчеләр белән суд приставлары эшли,- ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штраф ЮХИДИ