Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәнлеләрне 60 мең сум штраф та куркытмый

"Нәрсәгә кабызып чыктым гына мин аны - торсын иде шунда. Кибеткә җәяү дә ике генә адым бит, үзем гаепле",- дип уфтанды кич белән ЮХИДИ хезмәткәрләренә "салган баштан" эләккән машина йөртүче. Урманасты Үтәмештә яшәүче, гөнаһысын таныган әлеге агай юл сакчылары белән бәхәсләшеп тә тормады. Район ЮХИДИ инспекторлары әлеге машина йөртүчене махсус...

"Нәрсәгә кабызып чыктым гына мин аны - торсын иде шунда. Кибеткә җәяү дә ике генә адым бит, үзем гаепле",- дип уфтанды кич белән ЮХИДИ хезмәткәрләренә "салган баштан" эләккән машина йөртүче.

Урманасты Үтәмештә яшәүче, гөнаһысын таныган әлеге агай юл сакчылары белән бәхәсләшеп тә тормады.
Район ЮХИДИ инспекторлары әлеге машина йөртүчене махсус игълан ителгән рейд вакытында, кичен урам уртасында туктаттылар. Кибеткә дип машинасында килгән йөртүче "чирткән", ул ДАИ машинасына утыруга салонга "свежий" аракы исе таралды. Пенсионер абый шәһәрдә торып кайткан кеше.
-Егетләр, сезне гаепләмим. Сез шуның өчен куелган инде, юл саклыйсыз. Белә торып үзем утырдым бит машинага,- дип кат-кат үкенде ул. - Монда хәзер техникасыз, "правасыз" нишлим инде. Авылда ансыз булмый. Чирмешәнгә барып кайту өчен дә кемгәдер ялынырга кирәк бит. Дөрес эшләмәдем шул.
Хәзер әлеге кешегә 30 мең сум штраф яный. Ел ярымга кадәр правасыннан да колак кага. Бу көнне аның автомашинасын штрафстоянкага алып киттеләр. Аның өчен дә, эвакуатор хезмәте өчен дә түләтәләр.
-Җәзаларның кырыс, штрафларның зур икәнен белеп торалар бит. Ә барыбер исерек хәлдә машина белән идарә итүчеләрне гел тоткарлап торабыз,- ди район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Быелның 11 аенда гына да алкоголь кулланган 105 машина йөртүчене туктаттык. Иске Үтәмештән берәү ике ай эчендә, исерек килеш өч тапкыр ук "эләкте". Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган. Хәзер ул 60 мең сум штраф түләргә тиеш, 3 ел "правасыз" йөриячәк. Өстәвенә, суд карары нигезендә, ул 12 тәүлек утырып та чыкты. Инде аңа башкача ничек аңлатыйк?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан водитель Иске Үтәмеш Штраф ЮХИДИ инспектор полиции права человека