Кем ул әти? Әти - җил-давыллардан саклаучы канат, яклаучы терәк. Әти - тормышны ачып бирүче, үз үрнәгендә яшәргә өйрәтүче остаз.
Аның никадәрле олпат җан, кадерле кеше икәнлеген яши-яши генә аңлыйсың. Җыелган рәхмәт сүзләрен әйтим генә дигәндә, гомер инде үтеп киткән була, ә аңа карата җылы хисләр истәлекләргә генә әйләнеп кала....
Кем ул әти? Әти - җил-давыллардан саклаучы канат, яклаучы терәк. Әти - тормышны ачып бирүче, үз үрнәгендә яшәргә өйрәтүче остаз.
Аның никадәрле олпат җан, кадерле кеше икәнлеген яши-яши генә аңлыйсың. Җыелган рәхмәт сүзләрен әйтим генә дигәндә, гомер инде үтеп киткән була, ә аңа карата җылы хисләр истәлекләргә генә әйләнеп кала.
Газиз әтием Мингаяз Минсафа улы Минсафин 1934 елда Якты Тау авылында дөньяга килгән. Өч ел армия хезмәтен һәм өч ел Бөгелмә медицина училищесында укыган чорын исәпләмәгәндә, калган бөтен гомере туган авылында узган. Шуңа күрәдерме, бик ярата иде ул Якты Тауны. Кая да булса барырга туры килсә, сагынып кайта: авылга ук терәлеп торган урман буйларын, кырларны әйләнә, чишмә янына барып догалар укый. Авылда 35 елдан артык фельдшер-акушерлык пунктын җитәкләде әти. Үз гомеремдә күпме кешегә ярдәм иткән, күпме кешене дәвалаган ул. Күңеле саф, игелекле зат иде. СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының "Сәламәтлек саклау отличнигы" билгесе дә юкка гына бирелмәгәндер аңа.
Әтием кешеләрне генә түгел, һәр җан иясен: эт-песиләрне, кош-кортларны да ярата, аларны җылы ризык белән сыйлый, яз җитсә - сыерчык ояларын чистартып куя, аларның сайрауларына елмаеп та, гаҗәпләнеп тә, сокланып та туя алмый иде.
Эше авыр булса да, безгә кичләрен төрле уеннар өйрәтергә, хәтта безнең белән шаярып уйнарга да җаен таба иде ул. Балачак хыяллары булган чаңгы-чанага да, велосипедка да мохтаҗлыгыбыз булмады, рәхмәт әтиемә. Үзендә булган тормыш сабакларын безгә генә түгел, оныкларына да өйрәтергә өлгерде ул, аларны сагынып көтеп ала иде. Гармунында бию көйләре уйнап, оныкларын биетә, үзе аларга карап, чын күңелдән көлә, шатлана. Моңлы иде шул әтиебез. Без аның гармунда үзе уйнап, иске җырларны җырлаганын тыңлап үстек. Хәзер ул көйләрне тыныч кына тыңлап булмый, ирексездән күзләр яшьләнә. Сагынабыз сине, әти, әтием - газизем минем, бик юксынабыз. Синең: "Нихәл, кызым?" - диеп кочаклап, маңгайдан үбеп алуларыңны, үгет-киңәшләреңне бернигә дә алыштырып булмый.
Табигатькә яз килә. Тиздән, бик тиздән син утырткан алмагач-чияләр ак чәчәккә күмелер, шомыртыңа сандугач оя корыр, моңлы тавышы белән ул да сине сагынып сайрар, әтием.
Кайчак күңелгә каядыр чыгып кына киткәнсең төсле, әтием, менә-менә кайтып керерсең дә: - "Кызларым килгән, минем кызларым!" диярсең кебек.
Күз алдында һаман бер күренеш:
Көзге урман, сары яфраклардан
Нур сибелә бөтен җиһанга.
Шул нурларга күмелеп, йөгерә-атлый
Газиз әткәм кайтып килә төсле урманнан.
Башкаенда яшел түбәтәе,
Өсләрендә буйлы күлмәге.
Йөзе балкый, гүя кош тоткандай,
Сөйләнәдер төсле үзе әти бәгърем;
"Туып-үскән газиз җирләрем шул,
Мондый җирләр бер дә күрмәдем"
Әй яраттың, әтием, бу тормышны,
Балаларны сөеп туймадың.
Күңелең тулган чакта, моңланганда
Өздерепләр гармун уйнадың.
Колагымда һаман моңлы итеп
Сузып-сузып азан әйтүең.
Безгә биргән акыл-киңәшләрең-
Истән чыкмый, рәхмәт, әтием!
Күз алдымда һаман бер күренеш:
Көзге урман, сары яфраклардан
Нур сибелә бөтен җиһанга.
Шул нурларга күмелеп, йөгерә-атлый
Газиз әткәм кайтып килә төсле урманнан.
Румия Локманова.
Иске Кади авылы.
Автор фотосы.
Нет комментариев