Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бүген дәва узучы Яңа Элмәле егете Артем Вяткин тизрәк аякка басарга, хирург булырга хыяллана

Яңа Элмәле авылында яшәүче 16 яшьлек Артем Вяткин хирург булырга хыяллана. Үзе әйтүенчә, мондый теләге күптән түгел генә барлыкка килгән. Артемны аңлап була. Ул әлеге һөнәр ияләренә зур ихтирам белән карый башлаган, чөнки, кызганычка каршы, соңгы ике елда аңа күбрәк врачлар белән аралашырга туры килә. Якташыбыз инде берничә катлаулы операция...

Яңа Элмәле авылында яшәүче 16 яшьлек Артем Вяткин хирург булырга хыяллана. Үзе әйтүенчә, мондый теләге күптән түгел генә барлыкка килгән.


Артемны аңлап була. Ул әлеге һөнәр ияләренә зур ихтирам белән карый башлаган, чөнки, кызганычка каршы, соңгы ике елда аңа күбрәк врачлар белән аралашырга туры килә. Якташыбыз инде берничә катлаулы операция кичергән. Якын арада Артем янә больницага китергә җыена.

Ике ел элек сау-сәламәт Артем башкалар белән беррәттән мәктәпкә йөргән, дус малайлары белән уйнарга чыккан, әнисенә өй эшләрендә булышкан.

Вяткиннар гаиләсендә 2016нчы елның 29 сентябрен искә алырга яратмыйлар. Нәкъ шул көнне Артем белән бәхетсезлек очрагы килеп чыга. Алар дусты белән гаражда вак-төяк эш белән кайнашалар. Артем бер савыттан икенчесенә бензин бушата. Сыекча өстенә дә эләгә. Бүген инде ул чакта кем, нәрсәгә шырпы кабызганы мөһим түгелдер, шунысы аяныч - аларны ут чолгап ала. Дусты аны бик тиз сүндерә, ә менә Артем нык пешә, аеруча аякларына зыян килә.

Елның күпчелек вакытын ул больницада үткәрә. Сул аягын нормаль хәлгә китергәннәр, хәзер инде врачлар малайның уң аягы өчен көрәш башлыйлар.

Мин барганда Артемның әнисе Мария Николаевна Әлмәткә китәргә җыена иде.

-Һаман инвалидлык ала алмыйбыз бит, - ди Мария Николаевна.- Әле бер кәгазь сорыйлар, әле белешмәләр дөрес тутырылмаган дип боралар. Бүген үзләре килергә тиешләр иде, инде мине чакыртып шалтыраттылар. Төшкә килеп тә җитәргә куштылар.

Мария Николаевна, билгеле, эшләми, улын карый. Алар икәү яшиләр.

-Нинди акчага яшисез соң? Даруларга да акча кирәк бит, -дим әңгәдәшемә.

-Туганнар, өлкән балалар булыша. Әтисе бер ел элек вафат булды, улыма пенсия түлиләр. Районда да хәйрия чарасы уздырганнар иде, байтак акча китерделәр. Әле шушы көннәрдә генә Урманасты Үтәмеш авылыннан клуб директоры Фиалка Носкова акча китереп китте, авыл халкы бергәләп җыйганнар. Форсаттан файдаланып, аларга, башка барлык безгә ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм, -диде ул.

Больницада Артемны бушлай дәвалыйлар, ә менә өйдә, яраларны бәйләр өчен, даруны үзләренә алырга туры килә.

-Диоксидинның пачкасы 500 сум чамасы тора, ул ике тапкырга җитә. Бинтларны көнаралаш алмаштырырга кирәк. Әле аны даруханәләргә заказ буенча гына кайтаралар, -ди якташыбыз.

Артем бик ягымлы ачык малай булып чыкты. Ул компьютер артында утырырга яратмый икән, күбрәк телевизор карап вакыт үткәрә. Махсус зарядка ясарга да онытмый. Көн саен диярлек дуслары килә. Алар белән аралаша, урамга да чыга.

-Тизрәк аякка басасы иде, -ди ул.- Мәктәпне сагынам, укыйсы килә.

Артемны өенә килеп укытырга тиешләр, ләкин, нишләптер, укытучылар моны оештырмаганнар. Һаман да эш шул кәгазьгә барып терәлә, ахрысы. Быел ул 9нчы класста булырга тиеш, былтыр укый алмагач, икенче елга калган дип санала.

Бүген Артем өчен иң мөһиме - аякка басу. Шундый авыр сынаулардан узган якташыбыз ничек булса да мәктәпне тәмамлар һәм хирург булу хыялы да тормышка ашар. Моңа һәрберебез үзебезнең өлешебезне кертә алабыз, бәлки безнең ярдәм аңа тизрәк терелергә ярдәм итәр. Вяткиннар гаиләсенә булышырга теләүчеләр акчаларын Артемның әнисенең карточкасына ( 639002629003577615, Сбербанк) күчерә ала.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яңа Элмәле хирург булырга хыяллана тизрәк аякка басарга Бүген дәва узучы Артем Вяткин