Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңа Элмәледә сөтне токымлы ат белән җыялар, Орлов юртагы Сабантуйларда узышларда да чаба

Бу авылда яшәүче Анна Мадикова иртә таңнан атын җигеп, авыл буйлап сөт җыярга чыгып китә. Ул әлеге эштә ике ел чамасы. -Аня, яшь булуына карамастан, бик тырыш, эшен җиренә җиткереп башкара, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Борис Портнов.-Аңа карата дәгъва белдерүче юк. Сөт җыючы утызлап йортны әйләнеп чыга...

Бу авылда яшәүче Анна Мадикова иртә таңнан атын җигеп, авыл буйлап сөт җыярга чыгып китә. Ул әлеге эштә ике ел чамасы.

-Аня, яшь булуына карамастан, бик тырыш, эшен җиренә җиткереп башкара, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Борис Портнов.-Аңа карата дәгъва белдерүче юк.

Сөт җыючы утызлап йортны әйләнеп чыга икән. Бүген авылда 110 баш сыер исәпләнә. Кайбер хуҗалар 10 башка кадәр сыер асрый. Әйтик, шул ук авыл җирлеге башлыгының 8 баш сыеры бар, ул көн саен уртача 60 килограмм сөт тапшыра. Андрей Митюков һәм Юрий Ильмендеев гаиләләре дә көн саен шул чама сөт сата. Сөт өчен исәп-хисапны да ай саен ясап баралар.

-Миңа бу эш ошый. Бер авырлыгы да юк, -ди Аня.- Иртән атымны җигәм дә, авыл буйлап чыгып йөреп кайтам. Бу атым өчен дә файдага гына.

Аняның Актавия кушаматлы аты - гади генә түгел, ә токымлы- Орлов юртагы . Ул аның белән ат чабышларында да катнаша. Гомумән, авыл кызы бала чактан ук атларга гашыйк кеше. Әтисе колхозда ат караучы булган, кызда яшьтән үк атларга хөрмәт уяткан. Аня инде берничә ел атларны Сабан туе ярышларына үзе хәзерли. Актавия белән сөт кенә җыймый, атланып та йөреп кайта.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы Яңа Элмәле сөтне токымлы ат белән җыялар Орлов юртагы Сабантуйларда узышларда да чаба