"Безнең Чирмешән" район газетасы сайтының чираттагы сораштыруы "Авыл кешесенең сыер асрарга теләмәве ни белән бәйле?" дип исемләнгән иде. Сораштыруда барлыгы 200гә якын кеше катнашты.
Аларның 43 проценты мал асрамауларының төп сәбәбе мал азыгының кыйммәт булуында дип саный. Респондентларның 36 проценты сыер асрарга теләмәвен сөткә бәя түбән булу белән дәлилләгән.
10...

10 процентның рәт көтүенә чыгасы килмәсә, сорауларга җавап биргән 7 процент райондашыбыз сөтне сатып булмас дип шикләнә икән. Респондентларның нибары 4 проценты гына мал карарга вакыт җитми дип җавап биргән.
Шул ук вакытта, статистика мәгълүматлары буенча, районда 2015 елның 1 январена шәхси хуҗалыкларда 6090 баш эре терлек, шул исәптән 1897 сыер исәпләнә. Бу исә бер ел эчендә эре мал саны 631гә, ә сыерлар 165 башка арткан дигән сүз. Соңгы вакытларда сыер асраучыларның акрынлап булса да артуын сөткә бәяләрнең тотрыклылыгы, продукцияне тапшыруны һәм халык белән вакытында исәп-хисап ясауны җайга салу белән аңлатырга мөмкин.
Сайтыбызның яңа сораштыруы туган тел, аны өйрәнү, саклап калу кебек глобаль мәсьәләгә кагылышлы. Бу нисбәттән үз фикерегезне белдерү өчен сезгә www.nashcheremshan.ru сайтына кереп, Баш биттәге сорауга җавап бирергә кирәк.
Нет комментариев