Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә “Бердәм Россия“нең бердәм кабул итү көне үтте

"Бердәм Россия" сәяси партиясе гражданнарны бердәм кабул итү көнендә райондагы җитәкчеләргә 80ләп кеше мөрәҗәгать иткән. Бу көнне район башлыгы Наил Зариповка 18 кеше үзенең гозерен җиткергән. Берәүләргә матди ярдәм кирәксә, икенчеләр юридик ярдәм сораган. Кара Чишмә мәктәбенең газ казаны нык тузган, аны яңарту сорала икән. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә...

"Бердәм Россия" сәяси партиясе гражданнарны бердәм кабул итү көнендә райондагы җитәкчеләргә 80ләп кеше мөрәҗәгать иткән.


Бу көнне район башлыгы Наил Зариповка 18 кеше үзенең гозерен җиткергән. Берәүләргә матди ярдәм кирәксә, икенчеләр юридик ярдәм сораган. Кара Чишмә мәктәбенең газ казаны нык тузган, аны яңарту сорала икән. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә спортчыларны ярышларга йөртү өчен автобус сорыйлар.

Җир участогын теркәүдә ярдәм кирәксенүчеләр бар.

ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов та аңа килүчеләрнең проблемаларын хәл итәргә вәгъдә бирде. Олы яшьтәге пенсионер, чирмешәнле Екатеринага Зайцевага йортын ремонтларга матди ярдәм булачак. Чумачкадан фермер Фаил Мөхәммәтҗанов үзенә генә ярдәм сорап калмаган, авылдагы күл тирәсен чистарту проблемасын да күтәргән.

Район ветераннар Советы рәисе Бари Галиевка байтак өлкән кеше мөрәҗәгать иткән. Сугыш чоры балаларының статусын билгеләү буенча тәкъдимнәр булган. Кара Чишмәдән Саимә Моратова "Безнең Чирмешән" газетасында аналарга һәйкәл ясау турында язган иде. Ул бу теләген район бпшлыгына да җиткергән. Газета хәбәрчесенең изге идеясен башка кайбер якташларыбыз да хуплады инде, бу хакта газета битләрендә фикер алышу дәвам итә. Һәйкәл ясау-кую идеясен, тәкъдимен район башлыгы да хуплады, бу элкәдә эш башланды инде.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илназ Газыймовтан мөмкинлеге чикле берәү ташламаларын ничек кайтару турында киңәш сораган.

Авыл җирлекләре башлыкларына 43 кеше килгән. Иң күп мөрәҗәгать итүчеләр Лашман авыл җирлегендә - 10. Халык ташламалы ссудалар алу буенча да консультацияләр алган. Бу көндә чисталык, яшелләндерү мәсьәләсе, яктырткычлар урнаштыру проблемасы да күтәрелгән. РФ Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Гөлфия Гыймрановага да кайбер сорауларга җавап бирергә туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт лашман Кара Чишмә Единая Россия районный совет Партия тормышы Наил Зарипов