Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән инвалидлары голбол уйнарга өйрәнделәр

Физкультура - сәламәтләндерү үзәгенең спорт залында физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз хуҗа булып алды. Казаннан, республика инвалидларының спорт оешмасыннан килгән тренерлар аларны төрле уеннарга өйрәттеләр, ярышлар үткәрделәр. -Сәламәт кеше спорт белән теләге буенча гына шөгыльләнсә, инвалидлар өчен бу гел кирәк,-ди "ТР инвалидларының физкультура - спорт җәмгыяте" оешмасы рәисе Фәридә Сафиуллина. -...

Физкультура - сәламәтләндерү үзәгенең спорт залында физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз хуҗа булып алды. Казаннан, республика инвалидларының спорт оешмасыннан килгән тренерлар аларны төрле уеннарга өйрәттеләр, ярышлар үткәрделәр.

-Сәламәт кеше спорт белән теләге буенча гына шөгыльләнсә, инвалидлар өчен бу гел кирәк,-ди "ТР инвалидларының физкультура - спорт җәмгыяте" оешмасы рәисе Фәридә Сафиуллина. - Аеруча балалар өчен спорт белән даими шөгыльләнү зарур.
Сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр өчен дә бик күп төрле спорт уеннары бар икән. Хәтта моңа кирәк махсус туплар да уйлап тапканнар. Начар күрүче балалар "тавышлы" туп белән голбол уйный алалар. Коляскаларда хәрәкәтләнүчеләр бүген бик теләп "бочо" уены уйнадылар.
-Улыма хәрәкәтле уеннар уйнарга ярамый, - ди Чирмешәндә яшәүче Ирина Суворова. - Ә менә бу уен Максимга бик ошый. Мин дә аңа карап, сөенеп утырам.
Өлкәннәр дә читтә калмады, өстәл теннисы, армспорт буенча көч сынаштылар. Туймәтлеләр аеруча актив булдылар. Гомумән, әлеге чарага бу авылдан һәм Лашманнан кеше күп килгән.
-Минем мондый ярышларда катнашканым юк. Теннисны мәктәптә генә уйнаган идем,- ди Туймәт егете, Әфганстанда хезмәт иткән Рәмил Сәгыйров.- Ә менә монда ничектер кызык булып китте. Рәхәтләнеп уйнадык.
Лашманнан килгән 10нчы сыйныф укучысы Алинә Зыятдинова да бүгенге чарадан бик канәгать.
-Яңа дуслар таптым, яңа уеннар өйрәндем. Мин үзем дә спорт белән шөгыльләнергә яратам, бассейнга да йөрим, әмма операциядән соң бераз тыелып торырга туры килә,- ди Алинә.
Уеннарда актив катнашучыларга инвалидлар җәмгыятенең район оешмасы бүләкләр дә әзерләгән, кайнар аш белән дә сыйладылар.
-Әлеге чараны үткәрүдә безгә ярдәм күрсәткән "Шатлык", "У камина" кафеларына, "Московская ярмарка" кибетенә, Чирмешән мәчетенә, ипи пешереп биргән игелекле әрмәннәргә, "Камалов Р.Ә." җәмгыяте җитәкчесе Рәдис Камаловка, "Сөлчә" җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматовка һәм башкаларга рәхмәтебезне җиткерәбез,- ди районның инвалидлар оешмасы рәисе Илназ Газыймов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан спорт Инвалиды физкультура голбол

2
X