Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Сабантуй тег белән яңалыклар

    • 6 июнь 2016 - 06:27
      Чирмешән Сабан туенда көрәш батырларына чигүле сөлгеләр дә бүләк иттеләр
      Быел Сабан туен гадәттәгедән үзгәрәк, күтәренке кәеф белән билгеләп үттек. Бу иң элек һава торышының нәкъ без теләгәнчә булуына бәйле дисәк ялгышмабыз. Кырларыбыз матур шытымнарга күмелде, үләннәр күкрәп үсә. Чәчүне җиңдердек, җирдә әле дә дым бар. Ничә ел рәттән корылыктан интеккән идек бит. Ходай язса, келәтләребез буш калмас. Кыр эшләрендә...
    • 2 июнь 2016 - 10:22
      Чирмешән Сабан туена Вадим Захаров килә
      5 июнь көнне район үзәге стадионында узачак бәйрәмдә популяр җырчы үз төркеме белән чыгыш ясаячак. Сабан туена Краснодар краеннан канатта йөрүче артистлар да чакырганнар. 4 июнь көнне кичке Сабантуйда исә Радик Шәрипҗанов һәм якташыбыз Ләйсән Галләмова җырлаячак.
    • 2 июнь 2016 - 06:40
      Чирмешәнлеләр Сабан туена әзерләнә
      Татар халкының әлеге милли бәйрәмен Чирмешәндә дә зурлап үткәрергә җыеналар. Сабантуйга әзерлек дәвам итә. Район Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссия инде берничә тапкыр утырышка җыелды. Җаваплыларга конкрет бурычлар куйдылар; бәйрәм программасы да әзер. Сабан туе үтәчәк паркта - стадионда күмәк өмәләр оештырып, мәйданны, тирә-юньне чисталадылар, карт агачларны...
    • 2 июнь 2016 - 04:59
      Магнитогорскидан Яшәүчегә - 600 доллар
      Магнитогорскидан Яшәүчегә 600 доллар җибәргәннәр. "Авыл көне"нә, Сабан туена дип, Элиста Мөхәммәтҗанова юллаган. Әлеге ханым Яшәүче янәшәсендәге, элег­рәк Лишуннар тавына сөрелгән, соңрак Магнитогорскига китәргә мәҗбүр булган ятимә Мәрзыя апа (бүген мәрхүмә) кызы икән. Бу калада дәрәҗәле кеше, депутат та ул. - Андый якташлар барында Сабан туен үткәрергә дә кызык -ди...
    • 31 май 2016 - 11:13
      Чирмешәнлеләрне һәм район кунакларын Сабантуйга чакырабыз!
      Район үзәгендә Сабантуй 5 июньдә була. Стадионда үтәчәк бәйрәм сәгать 10да, ә ат чабышлары шул көнне 9 сәгать 30 минутта башланачак. 4 июньдә Сабан туе Бәркәтәдә, Югары Кәминкәдә, Ивашкинода, Кармышта, Лашманда, Утыз Имәндә, Иске Кадида, Иске Үтәмештә, Туймәттә, Түбән Чегодайда да оештырылачак. Ә Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле халкы -...
    • 26 май 2016 - 07:34
      Яңа Элмәледә быел да Сабантуй була
      "Сөлчә" җәмгыяте язгы чәчү тәмамлану уңаеннан, районда беренче булып, Сабан туе оештыра. Җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов әйтүенчә, бу көнне хезмәт алдынгылары, кыр батырлары хөрмәтләнәчәк, кунакларны исә кызыклы концерт һәм тамаша көтә. Бәйрәм 3 июньдә, Яңа Элмәле паркында булачак. Сабан туе сәгать 10да башлана.
    • 23 май 2016 - 12:05
      Чирмешәндә кичке Сабантуй була
      4 июньдә, шимбә көнне Чирмешән стадионында кичке Сабан туе оештырыла. Бәйрәмгә Казаннан татар һәм рус телендә җырлаучы артистлар да чакырганнар. Тамаша кичке биштә башлана. Бу көнне мәйданда 10 яшьтән 16 яшькәчә булган яшь батырларыбыз көрәшергә тиеш. Алардан ярымфиналга чыгучылар район Сабан туе келәмендә бил алышачак. Бәйрәмдә сәүдә нокталары да сату...
    • 12 май 2016 - 10:33
      Чирмешән районы Сабантуйга әзерләнә
      Чирмешән районы авыл җирлекләре әлеге бәйрәмгә хәстәрләнү мәшәкатьләрендә, артистларыбыз җыр-биюләрен шомарта, спортчылар, кем әйтмешли, мускул ныгыта, кибетчеләр үтемле товар барлый. Кыскасы, бәйрәмнең эчендә кайнаучыларга эш җитәрлек. Ә халыкта Сабан туйлары үткәрү буенча нинди тәкъдимнәр бар? Без бу уңайдан кайбер райондашларыбызның фикерләрен белешеп алдык. Рафаэль Хөснуллин (Югары Кәминкә): - Мин яшь...
    • 15 октябрь 2015 - 10:50
      Яшьләр Чирмешәндәге “Сабантуй“ чишмәсен кадерләмиләр
      Кайбер кешеләрнең табигатькә карата ваемсызлыгына, гамьсезлегенә исең китәрлек. Кызганыч, безнең районда да бар андыйлар. Бу бер генә мисалдан да күренә. Кече Чегодай авылы янында, район сабантуйлары уза торган стадионга керү юлында утырып хәл алу, көмештәй суын эчү өчен менә дигән бик тыныч, аулак урын - "Сабантуй" чишмәсе бар. Аны ел...
    • 27 июль 2015 - 08:02
      Әмир Сабан туенда Гүзәл Уразова һәм Резеда Шәрәфиеваны тачкага утыртып йөрделәр
      Әлеге авыл Сабан туенда җырчылар Гүзәл Уразова белән Резеда Шәрәфиеваны да кул арбасына утыртып мәйдан әйләндерделәр. Аларны төртеп йөрүчеләре кем диген? Танылган артист Әсхәт Хисмәт белән җырчы Илдар Хәкимов. Халык бирегә шушы кунакларның чыгышларын күрергә дип тә килгәндер: Әмир Сабан туенда тирә-як авыллардан да тамашачылар байтак иде. Аннан, аерым зур...
    • 24 июль 2015 - 11:39
      Әмирдә Сабантуй була
      25 июльдә бу авылда, инде өченче ел рәттән, халкыбызның милли бәйрәме үткәрелә. Сәгать 10да башланачак Сабан туена Казаннан байтак популяр җырчылар һәм артистлар да киләчәк. Фото Гульсиры Шарифуллиной.
    • 18 июль 2015 - 12:12
      Мөселман Сабан туе ФОТОРЕПОРТАЖ
      Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
    • 14 июль 2015 - 06:49
      Яшәүче Сабан туенда иң күп бавырсак пешерүчене бүләк көтә
      Бу авылда 18 июль көнне булачак зур бәйрәмдә милли көрәш, атлар узышы, Сабан туендагы барлык уеннар да оештырылачак. Аларда теләгән һәркем катнаша ала. Яшәүчелеләр һәм кунаклар - хатын-кызлар арасында да көрәш батырын билгеләмәкчеләр, хәтта иң күп һәм тәмле бавырсак пешерүчеләргә дә бүләк әзерләнгән. Сабантуйга күренекле, популяр байтак җырчыларны да чакырганнар....
    • 13 июль 2015 - 06:14
      Әмирдә читән үрәләр
      Әмирдә 25 июльдә булачак Сабантуйга - Авыл көненә әзерләнәләр. Күмәк өмә белән, мәйданга керү юлында өрәңге казыклар кагып, чикләвек агачыннан читән-койма ясап куйдылар. Быел сәхнәне дә өр-яңадан эшлиләр. Кадыйр Гомәров фотолары.