Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Фитыр сәдакасы күпме булырга һәм кемнәргә бирелергә тиеш?

    Рамазан аенда бирелергә тиешле фитыр, зәкят һәм фидия садакаларына кагылышлы сорауларыбызны Самар Диния нәзарәте вәкилләренә бирдек. Әлеге кызыклы сорау-җавапларны түбәндәрәк урнаштырып, укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. - Нәрсә ул фитыр садакасы? Ул кемнәргә бирелергә тиеш? - Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын өчен ай ахырында фитыр садакасы бирелә. Хәнәфи мәзһәбе буенча...

    Рамазан аенда бирелергә тиешле фитыр, зәкят һәм фидия садакаларына кагылышлы сорауларыбызны Самар Диния нәзарәте вәкилләренә бирдек. Әлеге кызыклы сорау-җавапларны түбәндәрәк урнаштырып, укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

    - Нәрсә ул фитыр садакасы? Ул кемнәргә бирелергә тиеш?
    - Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын өчен ай ахырында фитыр садакасы бирелә. Хәнәфи мәзһәбе буенча аны бирү ваҗиб, ә калганнарда фарыз санала. Ошбу садака ураза вакытындагы гөнаһлы эшләрне һәм сүзләрне ярлыкау өчен каралган. Болар - кемнедер рәнҗетү, гайбәт сөйләү, ялгышлык белән ураза тәртипләрен бозу һ.б. Пәйгамбәребез хәдисендә болай диелә: «Рамазан аендагы ураза җир белән күк арасында тора һәм фитырны түләгәннән соң гына тиешле дәрәҗәгә күтәрелә».
    Фитыр садакасы Ураза гаете укылганчы биреп бетерелергә тиеш. Ул вакытында тапшырылмаса, кеше өстендә бурыч булып кала һәм аны кайчан да булса бирергә кирәк.
    Фитырның күләменә килгәндә, ул һәрвакыт бодай, арпа, йөзем бәясе белән үлчәнгән. Уртача 2 килограмм бодай яки шуның суммасы бирелә. Мөмкинлеге булган яхшы тормышлы кешеләр җан башына 3 килограмм йөзем хисабыннан түли алалар.
    Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра садакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра садакасын үзләре түли.
    Ураза тота алмаучыларга, ягъни уразаны соңыннан да каза кылып, тотып бетерә алмаучыларга «Бәкарә» сүрәсенең 174нче аяте буенча фидия бирү рөхсәт ителгән.
    «Дүррәтүл-мәсәил» дигән фикыһ китабында бодайдан 4 кадак, арпа яки хөрмәдән булса, 8 кадак дип күрсәтелгән. Тәфсирдә («Тәсһилүл-бәйән») фидиянең күләме фитыр садакасының күләме кебек, дип әйтелсә дә, аның аңлатмасында бер фәкыйрьгә бер көнлек ашамлык бирү дип күрсәтелгән, 2 килограмм бодай, дип тә кабатланган.
    Бу садакалар фәкыйрьләргә, бернәрсәсе дә булмаган милексез мескеннәргә, бурычлыларга, яшәү өчен акчасыз калган юлчыларга - мосафирларга, укырга теләгән, ләкин мөмкинлеге булмаган шәкертләргә һәм башкаларга бирелә.
    Зәкят һәм фитра садакаларын акылы җиңелләргә, яшь балаларга, ата-аналарыңа, әби-бабаларыңа, үз балаларыңа һәм оныкларыңа бирергә ярамый.
    - Быел әлеге садакаларның күләме ничә сум тәшкил итә?
    - Уртача хәлле кешеләр өчен 80шәр, байлар өчен 500шәр сум күләмендә. Зәкят түләрлек мөлкәте булганнар өчен - нисабларының 2,5% күләмендә садака бирергә кирәк. Мәсәлән, саклык кассасында яисә өендә ел дәвамында сакланган 134141 сум акчаның 2,5 процентын - 3354 сум күләмендә зәкят садакасы түләнергә тиешле. Димәк, зәкәтне хисаплау мисалы: нисаб ÷ 100 х 2,5 % = зәкят күләме.
    Әгәр мондый акчаң юк икән, пенсиядән зәкят түләргә кирәк түгел!
    Сәламәтлеге булмау сәбәпле яисә башка кичектерерлек сәбәпләр буенча ураза тота алмаган кешегә калдырылган уразаның һәр көне өчен - 80 сум күләмендә фидия садакасы түләнә.
    - Фитыр садакасын алганнар нинди дога укырга тиешләр?
    - «Әлләһүммә тәкаббәл фитратәһү үәсиямәһү үәстәҗибү догаәһү үәгфир зүиүбәһү үә әккид имәнәһү үә әксыйр әмүәләһ үә үәффикһү галә хәйри мәкасыйдаһ». Мәгънәсе: «Әй, Аллаһы, (бирүченең) фитыр садакасын вә рузасын кабул кыйлгыл, догасын кабул кыйлгыл вә аның гөнаһларын гафу кыйлгыл. Вә дәхи аның иманын куәтле кыйлгыл, вә дәхи аның малларын арттыргыл, вә дәхи аны хәерле максатына ирештергел».
    Гомумән, «Йа, Раббым, ошбу фитыр садакасын алдым, биргән кешенең фитыр садакасын кабуллардан әйлә һәм әҗәр-савапларын насыйп ит», - дип үз телендә дога кылу да җитә.
    - Намаз укымый, ураза тотмый торган кешегә фитыр садакасы бирү дөресме?
    - Биредә кырт кисеп әйтү хәерле түгел. Ярлы булса, бирергә мөмкин. Әмма фитыр садакасын бирергә мөмкин булган берничә ярлы кеше арасында намазлар укып, гыйбадәтләр кыла торганы булса, анысына бирү хәерлерәк.
    samtatnews.ru

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: