Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә Ифтар ашы табыннары матур итеп әзерләнә

Рамазан аеның беренче көнендә ифтар ашын, гадәттәгечә, иң беренче булып Чирмешән мәчете мәхалләсе оештырган. Анда якынча 90 кеше катнашкан. Биредә искекадилылар уздырган мәҗлескә дә 100дән артык кеше килгән булган. Керкәле авылы мәхалләсе дә Чирмешәндә Ифтар ашы табыннарын матур итеп әзерләгән. -Раббыбыз ураза тотарга һәм гөнаһлы эшләрдән тыелырга, күңелләребезгә миһербан биреп,...

Рамазан аеның беренче көнендә ифтар ашын, гадәттәгечә, иң беренче булып Чирмешән мәчете мәхалләсе оештырган. Анда якынча 90 кеше катнашкан. Биредә искекадилылар уздырган мәҗлескә дә 100дән артык кеше килгән булган. Керкәле авылы мәхалләсе дә Чирмешәндә Ифтар ашы табыннарын матур итеп әзерләгән.

-Раббыбыз ураза тотарга һәм гөнаһлы эшләрдән тыелырга, күңелләребезгә миһербан биреп, изге гамәлләр кылырга ярдәм итсен иде, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов. - Олы җанлылык күрсәтергә, мохтаҗларга, ятимнәргә, инвалидларга, ялгыз картларга ярдәм кулы сузарга насыйп булсын. Чирмешән мәчетендә ифтар ашы уздырырга теләүчеләр безгә мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон - 2 - 27 - 53.
Ифтар мәҗлесләре башка авылларда да уза. Әйтик, бүген Түбән Кәминкә авыл җирлеге Советы Кара Чишмә авыл мәдәният йортына бабайларны авыз ачу мәҗлесенә чакырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Рамазан аенда ураза тоту ифтар ашы