Наркомания проблемасы табибларны, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен, укытучыларны гына түгел, бар җәмгыятьне дә борчый. Соңгы вакытта ул дөнья буйлап таралды, хәтта эпидемиягә әйләндә дисәк тә була.
Ел саен республикада наркотиклар кулланучы буларак 700дән артык кеше исәпкә куела, "передозировкадан" 300дән алып 400гә якын кеше үлә, нигездә, 16 яшьтән алып 29 яшкә...
Наркомания проблемасы табибларны, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен, укытучыларны гына түгел, бар җәмгыятьне дә борчый. Соңгы вакытта ул дөнья буйлап таралды, хәтта эпидемиягә әйләндә дисәк тә була.
Ел саен республикада наркотиклар кулланучы буларак 700дән артык кеше исәпкә куела, "передозировкадан" 300дән алып 400гә якын кеше үлә, нигездә, 16 яшьтән алып 29 яшкә кадәр яшьләр.
Узган атнада район газетасы редакциясе бинасында узган "Түгәрәк өстәл" дә наркомания проблемаларына багышланган иде.
-Район үзәк больницасының наркология кабинетында 14 кеше исәптә тора. Соңгы вакытта җәмгыятьтә төрле психоактив матдәләр, синтетик наркотиклар кулланучылар артты. Аларны күп очракта тормыштан тәм тапмаган, өендә проблемалар булган, игътибар, мәхәббәт җитеп бетмәгән кешеләр кабул итә. Тора- бара организм наркотикларга күнегә, алардан башка яши алмый. Депрессия башланып, мондый хәл яшүсмерләрне үз - үзләренә кул салуга китерергә дә мөмкин, - ди район үзәк больницасының врач - психиатры Лилия Фәсхетдинова.- Агымдагы уку елында 500 укучы арасында наркотиклар куллану - кулланмауны ачыклау максатында тестлаштыру үткәрдек. Уңай нәтиҗәләр булмады. Ләкин тынычланырга ярамый, наркоманиягә каршы актив көрәш алып барырга тиешбез. Шуны да әйтеп узарга кирәк, быелдан уку йортларында тестлаштырулар башкача үткәреләчәк. Әүвәл социаль - психологик тестлаштыру оештыралачак, аның нәтиҗәләре буенча риск төркеменә кертелгән балалар исемлеге төзелә. Һәм инде алар арасында кисәтүсез экспресс - тестлаштыру уздырачаклар.
Врачлар әйтүенчә, кайбер яшьләр наркотикларның аерым төрләрен куллану әллә ни зыян китерми дип уйлап, нык ялгышалар. Наркотик эйфория 1-5 минут кына дәвам итә. Аннары кеше 2-3 сәгать дәвамында хәлсезләнеп кала, саташа яки йоклый. Куркыныч төшләр күрә. Әйе, наркотик өч минутлык рәхәтлек бирә. Ә аннан соң наркотикларга бәйлелек барлыкка килә.
Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев әйтүенчә, быел районда наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше буенча җинаятьләр теркәлмәгән. Ике кеше (берсе Норлаттан, икенчесе Чумачкадан) наркотиклар кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылганнар.
-Составында наркоматдәләр булган үсемлекләр белән шөгыльләнүчеләрне барлау, үсемлекләр үсә торган урыннарны юкка чыгару, аларның законсыз әйләнешен тыю максатыннан, ел саен оператив - профилактик "Мәк" операциясе үткәрелә, - ди Вячеслав Вячеславович. - Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре рейдлар оештыралар. Киндер участоклары барлык авылларда да бар дип була, әмма иң күбе Иске Элмәле, Шешминка, Күтәмә авыл җирлекләре территорияләрендә табылды. Андый урыннар закон таләп иткәнчә юк ителергә тиеш.
Очрашуда катнашкан Чирмешән лицее укучылары Арина Севастьянова һәм Ольга Палаткина әйтүенчә, яшьләр нигездә наркотикларны "модно" , "круто" булганга, дуслары арасыннан аерылып тору, авторитет яулар өчен дә кулланалар. Мондый адымнан, "чын" дусларның йогынтысыннан, гаиләнең нык булуы, әти - әнинең баласы тормышы белән даими кызыксынып торуы, мәктәп коллективының укучыларына игътибарлы булуы, профилактик эш алып баруы да саклап калырга мөмкин, дип саныйлар Арина белән Ольга.
- Минемчә, балалар начар юлга басмасын өчен, аларның буш вакытлары булмаска тиеш. Безнең мәктәптә дәресләрдән соң төрледән - төрле чаралар оештырыла. Укучылар аларда актив катнашалар, үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр, - ди Чирмешән лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Шәйхетдинова.- Ә әни буларак шуны да әйтеп узасы килә, бүген әти - әниләр балаларга җитәрлек күләмдә игътибар, наз, мәхәббәт бирә алмыйлар. Тормышлар катлауланды. Без барыбыз да эш белән артык мәшгуль. Балалар иркендә яшиләр.
-Минемчә, бу аклану гына, - дип әлеге сүзләр белән ризасызлык белдерде Чирмешән лицееның педагог - психологы Фәридә Мөхәммәтшина. - Балалар өчен вакыт табылырга тиеш. Күпчелек очракта балалар әти - әниләреннән үрнәк алып үсәләр. Һәр ата - ана үз баласы турында минем бала игелекле, шәфкатьле, таянычым булыр дип өметләнә.
-Мин дә бу фикер белән килешәм. Әти - әни бала өчен гел җаваплы. Бүген шактый бала иркә булып үсә. Алар үзләре теләгән һәрнәрсәгә дә ирешә алганлыкларын беләләр. Минемчә, бала кечкенә чактан ук ярамаган эшләр өчен җавап биреләчәген белергә тиеш, - ди яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек белгече Әнис Гатауллин.- Балаларны яшьтән үк хезмәткә өйрәтергә кирәк. Аннары аларның юк - барга вакытлары калмый. Менә карагыз, безнең спорт секцияләрендә гел бер үк балалар шөгыльләнә. Бер үк укучылар хоккейга да йөри, шул ук кешеләр футбол уйный, әле башка спорт төрләре белән дә дус булалар. Безнең Чирмешәндә спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләргә барлык шартлар да бар. Әти - әниләрнең һәм балаларның теләге генә кирәк.
"Түгәрәк өстәл"дә катнашкан Туймәт мәдәният йорты директоры Ралия Бәдретдинова, район мәгариф бүлеге белгече Ләйләгөл Мөхсинова, "Безнең Чирмешән" газетасы баш редакторы Кадыйр Гомәров та әлегә мәсьәлә уңаеннан үз фикерләрен җиткерделәр.
Нет комментариев