Россиядә коррекцион белем бирү йортларын яба башладылар. Чөнки хәзер авыру балаларга гадәти мәктәпләрдә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Тик инвалид балаларның барысы да мәктәптә укый алырмы соң?
- Коррекцион мәктәпләр дә булырга тиеш. Аларның тәҗрибәсен югалтырга ярамый. Шуңа күрә бу уку йортларын ресурс үзәкләре итеп үзгәртергә мөмкин. Илдә 280ләп коррекцион бакча,...
Россиядә коррекцион белем бирү йортларын яба башладылар. Чөнки хәзер авыру балаларга гадәти мәктәпләрдә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Тик инвалид балаларның барысы да мәктәптә укый алырмы соң?
- Коррекцион мәктәпләр дә булырга тиеш. Аларның тәҗрибәсен югалтырга ярамый. Шуңа күрә бу уку йортларын ресурс үзәкләре итеп үзгәртергә мөмкин. Илдә 280ләп коррекцион бакча, мәктәп яшәүдән туктады. Андый мәктәпләрне япканда әти-әниләрнең фикерен исәпкә алырга кирәк, - дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Олег Смолин Казанда узган халыкара конференциядә.
Олег Смолин фикеренчә, инклюзив белем бирү, ягъни сау-сәламәт һәм авыру балаларны бергә укыту өчен укытучыларның да әзер булуы кирәк. Яңа уку елыннан сәламәтлегендә проблемалар булган беренче сыйныф укучылары өчен махсус стандартлар кертелә. Әмма әлегә дәреслекләр җитми икән. Депутат инвалидларга вузларда бюджет урыннарының санын, стипендияләренең күләмен арттырырга кирәк дип саный.
- Инклюзив белем бирү авыру балаларга гыйлем алу мөмкинлекләрен арттырырга ярдәм итә. Бүген мәктәпләрдә 4 меңгә якын инвалид һәм 1 мең 712 физик мөмкинлекләре чикләнгән бала укый. 2 мең 396 укучыны өйләренә килеп укыталар. 300ләп мәктәптә "Уңайлы мохит" программасы буенча шартлар тудырылган, - дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Министр белдергәнчә, республикада авыру балаларны укыту өчен педагоглар әзерләү эшенә зур игътибар бирелә. Бүген коррекцион мәктәпләрдәге бер мең дефектолог белемен күтәргән. Шуның кадәр үк мәктәп мөгаллимнәре курслар узган. Казандагы 78 нче мәктәп базасында ресурс үзәге оештырылган. Әлеге тәҗрибә республиканың башка мәктәпләренә дә таратылачак.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова исә Зур концертлар залында узган тамашада күргәннәре белән уртаклашты. "Залда коляска белән килгән инвалид балалар да бар иде. Алар яшьтәшләре белән аралашты. Мәдәни чараларга йөртүне өстәмә белем буларак та кертергә була", - диде ул. Инвалидларга шартлар тудыру, укытучылар әзерләү - боларның барысын да хәл итәргә була. Барыннан да бигрәк сау-сәламәт балаларның аларны кабул итүе мөһим. Без моңа ничек ирешербез икән?
"Мин Әстерханда "Йөрәктән - йөрәккә" волонтерлар хәрәкәтен җитәкләдем. Күптән түгел Казанга күченеп, бу эшне дәвам итәм. Авыру балаларга ярдәм итү теләге кызым Әдилә үлгәннән соң туды. 12 ел коляскада утырса да, анда уку теләге көчле иде. Церебраль паралич белән авырды. Мәктәпне уңышлы тәмамлады, юрист һөнәрен үзләштерә башлаган иде. Әмма 4 нче курста укыганда якты дөньядан китеп барды. Аның авыру балалар өчен клуб ачасы килгән иде. Теләген тормышка үзем ашырдым, - ди Зөһрә Сәетбатталова. - Бүген инвалид балаларга мәктәптә белем алу мөмкинлеге тудыру бик әйбәт. Мин кызыма китапханәләрдән китаплар алып кайта идем. Авыру балаларны сәламәт укучылар кабул итсен өчен мәктәпләргә, вузларга барып, тәрбия сәгатьләре үткәрәбез. Аларга тормышта теләсә кем авыр хәлдә калырга мөмкин дип аңлатабыз".
Сәрия МИФТАХОВА.
Нет комментариев