Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әмир авылы тарихыннан

Әмир авылына нигез салучының шәҗәрәсе бүгенге көннәргә кадәр сакланган. Шәҗәрә сигез буыннан тора һәм ул түбәндәгечә: Әмирнең ике улы булган -Мөхаррәм һәм Хисаметдин. Мөхаррәмнең, үз чиратында, ике улы - Мөхәммәтали һәм Абделвәли, ә Хисаметдинның өч улы - Гайнан, Гыйлаҗетдин, Мифтахетдин булган. Алда сүзне Мөхәммәтали ягыннан гына дәвам итәбез: Мөхәммәтали һим...

Әмир авылына нигез салучының шәҗәрәсе бүгенге көннәргә кадәр сакланган.

Шәҗәрә сигез буыннан тора һәм ул түбәндәгечә: Әмирнең ике улы булган -Мөхаррәм һәм Хисаметдин. Мөхаррәмнең, үз чиратында, ике улы - Мөхәммәтали һәм Абделвәли, ә Хисаметдинның өч улы - Гайнан, Гыйлаҗетдин, Мифтахетдин булган. Алда сүзне Мөхәммәтали ягыннан гына дәвам итәбез: Мөхәммәтали һим Әбделвәли, ә Хисаметдинның өч улы - Гайнан, Гыйләҗетдин, Мифтахетдин булган. Алда сүзне Мөхәммәтали ягыннан гына дәвам итәбез: Мөхәммәтали-Мингалим-Хәйдәр-Исмәгыйль Һәм бүгенге замандашларының тагын ике буыны. 8 буын - бу нәсел җебенең озынлыгы 260-270 ел, димәк, аңа нигез салучы 1726-1736 елларда яшәгән дигән сүз. Әмир һәм аның биләмәсе - Әмир күрше Вәлит (булачак Лашман) белән берүк вакытта яшәгәннәр дип күзалларга була. Ике авылның да килеп чыгу тамырлары бер: аларга дәүләткә кагылышлары булган кешеләр нигез салган -дәүләт хезмәтен үтәүчеләр.
Бу яктан караганда күрше Югары Кармалка авылында яшәп килгән халык риваяте тәнкыйтьтән түбән тора. Кармалкадан мишәр-татарлар күчкәндер, әмма бу хәл соңрак булгандыр, чөнки отставкадагы солдатларга яшәү өчен яңа бистәләргә, шул исәптән Югары Кармалка бистәсенә дә нигез салу турындагы указ бары тик 1745 елда гына чыккан. Риваять шулай ук Югары Кармалкадан барлык мишәр-татарлар киттеләр дигәнне раслый. Моның өчен хәтта явыз ният белән милләтара низаг турында коткы таратыла. Булырга бик мөмкин. Әмма ул вакытта нәрсәгә нигезләнеп яңа авылга ялгызлык исеме буенча Әмир дип исем бирелгән? Ул ерак заманнарда да исем сайлау ирекле булмаган: Әмир икән, димәк, монда җирләр бары тик шәхсән Әмирнеке генә, ә җәмгыятьнеке түгел. Югары Кармалкадан 16-18 татар-мишәр гаиләсенең күчеп утыру фактын кире какмыйча, элегрәк барлыкка килгән һәм яшәп килгән Әмир авылына күчеп урнашканнар дип санасаң, дөресрәк булыр.
Әмир җирендә, дәүләт җирендә Югары Кармалкадан чыгучылар гына урнашып калмаганнар. 18 нче гасыр ахырында - 19нчы гасыр башында монда Мәҗит дигән берәү килә, хәрби мулла, аның 8 баласы була, шул исәптән Гафиятулла, аның да, үз чиратында, 11 баласы була. Аларның берсе Нуретдин, үз исемен биреп, бүгенгесе көнгә чаклы Нуретдиновлар нәселен саклап калган: Нуретдин-Гомәр-Рөстәм-Рәис һәм башкалар. Ләкин Мәҗит исемле ул мулланың үз ата-бабасы булган: Янгураз-Кильман-Бәшир-Даут. Соңгысы, ә чынлыкта беренчесе, нәсел башлыгы, 17 гасырның уртасында хәзерге Алексеевск районының Тигәнәле авылында яшәгән, һәм ул да дәүләт кешесе булган. Шулай булса да, 1861 елның җир реформасына, нәкъ менә 1858 елда, Әмирдә бары 53 йорт булган һәм анда ике җенестәге 354 кеше яшәгән. Бәлки бу азсанлылык Кама аръягындагы ныгытылган линиягә хезмәт күрсәтүгә, Урал елгасына (Җаек) күпләп китүче солдатлар белән бәйледер. Ул чакларда шул линиядәге күп кенә авыллар шулай бушап калды. 1859 елдан соң авыл халкының җирен 162 ир-атка бүлеп бирәләр һәм ул гомуми 1508 дисәтинә тәшкил итә -җан башына 9,3 дисәтинә. Районда бу иң зур имана җире. Нәрсә белән аңлатыла соң бу? Шуның беләндер, 1847 елга хәтле, биредә хуҗалыклар һәм ир-атлар күбрәк була Һәм билгеле инде, элегрәк монда яшәгән отставкадагы солдатларның, тагын да элегрәк дәүләт кешеләренең 1847 елдан казна крестьяннарына караганда зуррак имана җирләре булганлыгы белән аңлатыладыр.
1870 елда авылда йортлар саны 76га, халкы 438гә җитә, 1886да - 101 йорт һәм 607 кеше, 1897дә - 132 йорт һәм 723 кеше һәм, ниһаять, 1910 елда 151 крестьян хуҗалыгында 405 ир-ат Һәм 427 хатын-кыз, барлыгы 832 кеше яшәгән. Ир-ат башына имана җире, табигый ки, сизелерлек кимегән, Лашмандагы кебек үк 3 тапкырга.
Әмирдәге мәчет 1859 ел документларында теркәлгән, ә бәлки ул элегрәк тә булгандыр, югыйсә Мәҗит мулла монда 18нче гасырның ахарында ук килмәгән булыр иде. Административ-территория ягыннан Әмир, күрше Лашман кебек үк, революциягә хәтле Самара губернасының Бөгелмә өязе Югары Кармалка волостена кергән.
1930 елда Беренче Май районы оештырылганнан соң Әмир Лашман авыл Советы территориясенә кергән. Ул чакта монда 795 кеше яшәгән.
Җирле тарихчы Николай ФРОЛОВ язмаларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фролов Әмир авылы авыл тарихы