Чирмешән районы тракторчысы медаль белән кайтты
Бәйгеләр

Чирмешән районы тракторчысы медаль белән кайтты

Югары Кәминкә авылындагы "Ильхан" җәмгыятенең 23 яшьлек тракторчысы Рәдиф Минегулов Лениногорск районында узган сабанчылар бәйгесенең "Фигуралы йөрү" номинациясендә икенче урын яулады. -Механизаторлар әүвәл участокларны МТЗ-1221 тракторы белән сукалап күрсәттеләр. Аннан бәйгечеләрнең трактор йөртү осталыгы тикшерелде. Рәдиф соңгысында, 43 район вәкиле арасында икенче урын яулап, медаль, Диплом һәм 20 мең сум...

Югары Кәминкә авылындагы "Ильхан" җәмгыятенең 23 яшьлек тракторчысы Рәдиф Минегулов Лениногорск районында узган сабанчылар бәйгесенең "Фигуралы йөрү" номинациясендә икенче урын яулады.

-Механизаторлар әүвәл участокларны МТЗ-1221 тракторы белән сукалап күрсәттеләр. Аннан бәйгечеләрнең трактор йөртү осталыгы тикшерелде. Рәдиф соңгысында, 43 район вәкиле арасында икенче урын яулап, медаль, Диплом һәм 20 мең сум акчалата бүләкләнде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ленар Җиһангиров.
Сабанчыларның республика ярышы "Лениногорская" агрофирмасы базасында ике көн барды. Төп бәйгенең җиңүчесе дип Лениногорск районы тракторчысы танылган, Әтнә механизаторы - икенче, Актанышныкы өченче урында.

Чирмешән районы медаль тракторчы

Нет комментариев