Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әккәрәйдә яшәүче Калмыковларны медаль белән бүләкләделәр

    Никонор белән Антониданың туйлары тәүлектән артык барган. Гадәт буенча, аларны бу көнне авылдагы 33 йортка чакырып кунак итәләр. Туганнарының, күршеләренең туйдагы теләкләрен, киңәшләрен үтәргә тырышып, бу пар шуннан соң 50 ел бик тату гомер итә. Моның өчен үрнәк Калмыковларны хәтта медаль белән бүләкләделәр. -Без әтине кайбер вакытта атналар буе күрми...

    Никонор белән Антониданың туйлары тәүлектән артык барган. Гадәт буенча, аларны бу көнне авылдагы 33 йортка чакырып кунак итәләр.

    Туганнарының, күршеләренең туйдагы теләкләрен, киңәшләрен үтәргә тырышып, бу пар шуннан соң 50 ел бик тату гомер итә. Моның өчен үрнәк Калмыковларны хәтта медаль белән бүләкләделәр.
    -Без әтине кайбер вакытта атналар буе күрми идек, ул гел эштә, рейста була иде. Иртә китә, соң кайта. Әни фермада эшләде. Биш баланы яратып үстерделәр, укыттылар. Әни корырак булды, әти иркәли төште. Шулай да әтинең каешы кайда эленеп торганын яхшы белә идек, дөрес, ул урыныннан бер дә кузгалмады. Ормадылар-сукмадылар үзләре, ничектер таләпчән дә була белделәр. Рәхмәт аларга, - ди Никонор һәм Антонида Калмыковларның кызлары Татьяна.
    Гаилә башлыгы гомере буе Фрунзе исемендәге колхозда механизатор булып эшләгән.
    -К-700 белән Ульяновск, Пензаларга кадәр бара идек. Ул вакытта колхозда төзелешләр күп: ерактан шифер, кирпеч ташыдык, - ди Никонор Григорьевич.
    Антонида Николаевнаны да Әккәрәйдә уңган терлекче дип беләләр, ул озак еллар бозаулар караган.
    "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көнендә Чирмешәннең яшьләр ял итү үзәге каршындагы мәйданда район ЗАГС бүлеге оештырган бәйрәмдә Калмыковларны "Мәхәббәт һәм тугрылык" өчен медале белән бүләкләделәр. Үрнәк гаиләгә бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев тапшырды.
    Калмыковларның биш баласының берсе дә - дүрт кыз, бер малай - читкә китмәгән. Алар барысы да районда гаилә корганнар. Берсе - Чирмешәндә, бер кызлары Яңа Элмәледә төпләнгәннәр. Өчесе авылда ук.
    -Без 1966 елда өйләнештек. Мин армиядә кайттым да, Антониданы клубта күреп ошаттым, аннан озатып куйдым. Ике айдан туй ясадык, февраль аенда, атлар белән. Туй көнендә 33 йортта кунак булдык. Ходайга шөкер, матур яшәдек. Гаиләдә иң мөһиме - сабырлык кирәк. Ә медальгә бик сөендек, - ди Никонор Григорьевич.
    Калмыковлар бүген икәү гомер итә. Абзарларында дуңгызлар, куяннар асрыйлар, умарта тоталар. Анда-монда барырга "Жигули"лары бар. Ундүрт онык, дүрт оныкчык та әби-бабай йортында - еш кунак.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: