Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәннән исерек килеш машина йөртүче төрмәдә утыра

Кеше гомере өзелүгә китергән юл һәлакәтендә гаепле Сергей Шәйхетдинов ике елда алты айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Чирмешәндә яшәүче 31 яшьлек Сергей Шәйхетдинов 18 апрель көнне иртәнге сәгать алты тирәсендә район үзәгеннән Казанка ягына бару юлында "Шевроле - Нива" машинасында каршы якка чыга һәм дүрт кеше утырган "Жигули" машинасына килеп бәрелә....

Кеше гомере өзелүгә китергән юл һәлакәтендә гаепле Сергей Шәйхетдинов ике елда алты айга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Чирмешәндә яшәүче 31 яшьлек Сергей Шәйхетдинов 18 апрель көнне иртәнге сәгать алты тирәсендә район үзәгеннән Казанка ягына бару юлында "Шевроле - Нива" машинасында каршы якка чыга һәм дүрт кеше утырган "Жигули" машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, "Жигули" пассажиры, 43 яшьлек хатын - кыз алган тән җәрәхәтләреннән һәлак була.
"Нива" машинасының йөртүчесе юлга исерек килеш чыккан. Шәйхетдиновны өч елга машина йөртү хокукыннан да мәхрүм иткәннәр.
Сергей Шәйхетдинов судта үз гаебен таный, әмма ул китергән кайгы - хәсрәт вафат булган хатын-кызның туганнары хәтереннән беркайчан да җуелмас.
Җәзалар шактый кырыс, штрафлар күләме дә зур. Әмма эчкән хәлдә транспорт белән идарә итүчеләрне судка алып килеп торалар, хөкем итәләр. Ярый да бит юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар башкалар сәламәтлегенә зыян китермичә, штраф түләп кенә котылсалар, ләкин бит ахыры аяныч, кеше үлеме белән дә тәмамланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы машина йөртүче исерек ир