Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлегә әтисенең "шестеркасы" бик кыйммәткә төшкән

Ноябрь башында юл инспекторлары руль артына машина йөртү таныклыгы булмаган килеш утырган ике кешене тоткарлаганнар. Хәзер алар шактый зур штрафлар түләргә тиеш була. 3 ноябрь көнне, кичке 11нче яртыларда ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешән урамында бер "алтылы"ны туктата. Аның йөртүчесе - 17 яшьлек егет, правасы булмаса да, әтисенең автомашинасы белән идарә иткән....

Ноябрь башында юл инспекторлары руль артына машина йөртү таныклыгы булмаган килеш утырган ике кешене тоткарлаганнар. Хәзер алар шактый зур штрафлар түләргә тиеш була.

3 ноябрь көнне, кичке 11нче яртыларда ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешән урамында бер "алтылы"ны туктата. Аның йөртүчесе - 17 яшьлек егет, правасы булмаса да, әтисенең автомашинасы белән идарә иткән. Өстәвенә, "Жигули" җәйге көпчәкләрдән дә була. Таныклыксыз килеш руль артына утыручыга хәзер 5 меңнән 15 мең сумга кадәр, аның әтисенә исә 30 мең сум штраф сугачаклар. Машинаны штрафстоянкага илткән эвакуатор хезмәте өчен 1600 сум, аннан стоянканың бер тәүлегенә 1400 сум түләргә кирәклеген истә тотсаң - ай-һай зур сумма килеп чыга.
Безнең районга Минзәләдән эшкә килгән чит ил кешесенә дә 5 мең сумнан 15 мең сумга чаклы шраф яный. Ул идарә иткән "тугызлы"сын шулай ук Чирмешәндә туктаталар. Аның Россия гражданлыгы бар, правасы үз иленеке, ә закон буенча таныклык та алыштырылырга тиеш, дип аңлата әлеге уңайдан район автоинспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы машина йөртүче йөртү правасы

2
X