Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармыш балалар бакчасының үз артистлары бар

Бер еллык тәнәфестән соң, Кармыштагы "Миләшкәй" балалар бакчасы кабат сабыйлар тавышына күмелде. Әлеге бер ел заяга узмаган - бинаны өр-яңа, бик матур иткәннәр, стеналарына рәсемнәргә кадәр ясаганнар. Ремонтның сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел, бер эш тә "аннарыга" калмаган. Бакчага 19 бала йөрер дип көтелә. -Бу көнне бик зарыгып көттек, - ди...

Бер еллык тәнәфестән соң, Кармыштагы "Миләшкәй" балалар бакчасы кабат сабыйлар тавышына күмелде.


Әлеге бер ел заяга узмаган - бинаны өр-яңа, бик матур иткәннәр, стеналарына рәсемнәргә кадәр ясаганнар. Ремонтның сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел, бер эш тә "аннарыга" калмаган.

Бакчага 19 бала йөрер дип көтелә.

-Бу көнне бик зарыгып көттек, - ди бакча мөдире Эльвира Әфләтүнова. -Капиталь ремонт барышында эшне тизләтүгә зур өлеш керткән әти-әниләргә, укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм, билгеле, төзүчеләргә, район һәм авыл җитәкчеләренә бик зур рәхмәт.

Тыштан да, эчтән дә затлы бу бина. Төзелеш өчен 10 миллион сум тирәсе акчаны республика бюджетыннан бирсәләр, җиһазлар, кирәк-ярак район көче белән алынган, бу эшкә нефтьчеләр дә өлеш керткән.

-Гомумән, узган ел безнең өчен бик уңышлы булды, дистәләп объектта капиталь ремонт үткәрелде, җиһазлар яңартылды, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова. -Быел да берничә объектта ремонт башланачак, башланганнары дәвам итәчәк. Кайберләрен яңартуда нефтьчеләр ярдәменә дә өметләнәбез. Ә Кармыштагы бакча бинасы районда иң матурлардан берсенә әверелде.

-Монда балаларга тиешле тәрбия бирелер, - дип ышанабыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район җитәкчелеге исеменнән котлап. - Биредә тудырылган уңайлы шартлар үзләре үк шуны таләп итә. Якты, зур, җылы бүлмәләр, яңа җиһазлар күзләрне иркәли, рәхәтлек хисе тудыра. Коллектив та бердәм, ачык йөзле монда.

1982нче елда "Алга" колхозында зур комплекс төзелеше вакытында ачылган бинаның яңаруына авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин да бик шат.

-Бу хакта озак хыялландык, - ди ул. -Бинаның икенче каты озак еллар буш торды. Инде биредә җирлек Советы, почта бүлеге дә сыенды. Барыбызга да урын җитә, рәхәтен күрергә язсын, иң мөһиме - балалар күбрәк тусын.

Сүз уңаеннан. Былтыр Кармыш җирлегендә - 3, быел бер бала туган.

-Әлеге бинага, ачылган елында, мин дә йөрдем, аннан соң ике малаебыз да монда тәрбияләнде, - ди бинаның тантаналы ачылышына килгән Гөлшат Шәмгунова. -Безгә тәмле ашлар пешергән Алсу апа Гарифуллина әле дә монда эшли. Мәктәптә ремонт вакытында берничә ай монда урнаштык, дәрес укыттык.

Кармыш балалар бакчасында концерт та карап кайттык. Артистлар каян килгән диярсез? Әллә кайдан түгел, бакчага йөриячәк малайлар һәм кызлар "сәхнәгә" чыкты бүген - җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Әти-әниләре, әби-бабайлары аларга кул чапты. Ә олырак балалар "Миләшкәй" янындагы мәйданчыкта уйнап рәхәтләнде.

Күбрәк фото: Кармышта балалар бакчасы ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined үз артистлары Кармыш