Реклама
Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов истәлегенә, Кармыш укучылары арасында йөгерү буенча ярышлар оештырылды. Геройның 100 еллыгына багышланган бәйгедә 1 - 4 классларда укучы малайлар арасында - Булат Гомәров, 5 - 8ләрдән - Илнур Юнысов, 9 - 11 класслар укучылары арасында Мирзанур Габбасов, ә кызлардан Лилия Гатина, Регина Йосыпова һәм Алсу...
Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов истәлегенә, Кармыш укучылары арасында йөгерү буенча ярышлар оештырылды.
Геройның 100 еллыгына багышланган бәйгедә 1 - 4 классларда укучы малайлар арасында - Булат Гомәров, 5 - 8ләрдән - Илнур Юнысов, 9 - 11 класслар укучылары арасында Мирзанур Габбасов, ә кызлардан Лилия Гатина, Регина Йосыпова һәм Алсу Габбасова җиңүче булганнар.
Бу чара барышын герой якташыбызның улы Рәшит абый да күзәткән. Ә ярыш Кармыш егете, бүген Түбән Камада яшәүче Фәгыйль Гатиятов ярдәме белән оештырылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз