Хәзер замана үзгәрде, кешене ниндидер яңалык белән гаҗәпләндерү кыен. Фән-техника алга бара, яше, карты барысын да белә, барыннан да хәбәрдар. Ә моннан берничә дистә ел элек кенә телевизор, магнитофон ише техника да ахыр заман галәмәтенә тиң иде.
Әти белән әни Яңа елга Мәскәүгә кунакка баргач, туганнарыбызның иске "Рекорд" телевизорын алып...
Хәзер замана үзгәрде, кешене ниндидер яңалык белән гаҗәпләндерү кыен. Фән-техника алга бара, яше, карты барысын да белә, барыннан да хәбәрдар. Ә моннан берничә дистә ел элек кенә телевизор, магнитофон ише техника да ахыр заман галәмәтенә тиң иде.
Әти белән әни Яңа елга Мәскәүгә кунакка баргач, туганнарыбызның иске "Рекорд" телевизорын алып кайткан чак. Ул вакытта авылда андый җиһаз биш-алты йортта гына булгандыр. Урамдагы бөтен бала-чага безгә, "зәңгәр экран" янына җыела.
Күрше Хәсәнҗан бабай белән минем Кыям бабай телевизордан Гагаринның космоска очканын карагач: "Коръән китабында ахыр заманда "тимер" кошлар очар, айга юл салырлар, дигән юл бар, әллә чынлап та туры килә инде", - дип бер-беренә карашып алдылар. Без, бала-чагага бу сүзләр бик кызык тоелды. Заманына күрә, бу - бабайлар өчен дә, безгә дә зур ачыш булгандыр.
1977 елның 26 октябре - әтинең вафат булганына бер ел тулган көн. Коръән мәҗлесе уздырабыз. Әтием исән вакытта аның тавышын магнитофон тасмасына яздырган идем. Әлеге дә баягы, бабайларның күргән нәрсәсе түгел. Коръән укылып, садака өләшкәндә мич артындагы аралыктан магнитофонны кабызып җибәрдем. Аннан әтинең тавышы чип-чиста гөлдердәп ага башлады. Мулла бабабыз куллары калтыранган рәвештә: "Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, ләхәлә вәлә куәте иллә билләһи галиул- газыйм - бу Бари тавышы бит!", - дип пошаманга калды.
Кәлимулла бабайны көч-хәл белән, магнитофонны күрсәтеп, аңлаткач кына тынычландыра алдым. Үзенең дә Коръән укыганын яздырганны тыңлаткач: "Бигрәк әйбәт нәстәкәй, бөтенләе белән үз тавышың ишетелә икән, алайса башта курка калган идем"- диде.
Икенче очрак. 1979 нчы елда никах мәҗлесендә Гата бабайның укыганын магнитофон тасмасына яздырып, үзенә тыңлаткач, "хорошая штука, обязательно куплю", - дигән иде.
Гата бабай заманына күрә бик прогрессив, алдынгы карашлы һәм динне яхшы белүче туры сүзле кеше иде. Патша армиясендә ул унтер-офицер дәрәҗәсендә хезмәт итеп, "Георгий тәресе" белән бүләкләнгән солдат булган. Озак хезмәттә булганга күрәдер, аңарда урысча сүзләр кыстырып сөйләү гадәте калган.
Аның бер-ике кызыгын да язып китим әле. Малае Вазыйх абый мари кызына өйләнеп кайта. Күршеләре бу хәбәрне белеп: "Малаең үзебезнең диндәге кешене алмаган",- дигәч, "А что, рога есть что ли?" - дип куйган ди.
Бервакытны бозаулары югалып, эзләп-эзләп тә тапмагач, кулын селтәгән бу. Ике-өч көннән күршеләре кереп: "Бозавыгыз безнең базга төшкән бит"-, дигәч, "Вот, окаянный, нашел же место куда спрятаться "- дип куйган, имеш.
Бу бабайларны без ярата идек. Хәзер аларны шулай сагынып кына искә алабыз. Авыр туфраклары җиңел булсын, искә алуларыбыз хәер-дога булып барсыннар.
Фәнис Нуретдинов.
Чаллы - Иске Кади.
Нет комментариев