Югары Кәминкә авыл җирлегендә яшәүчеләр пай җирләрен яңа хуҗага - "Ильхан" җәмгыятенә бирергә килештеләр. Аренда килешүе 15 елга төзелә. Моңа кадәр элеккеге инвестор - "Чирмешәнагрохезмәтләре" белән килешүне өзәргә кирәк. Ул салым түләүләре буенча араны "чистартырга" тиеш.
Пайчылар шундый шарт та куйды. Монда пай өчен беркайчан, бернәрсә дә бирмәгәннәр.
Әлеге авыл...
Югары Кәминкә авыл җирлегендә яшәүчеләр пай җирләрен яңа хуҗага - "Ильхан" җәмгыятенә бирергә килештеләр. Аренда килешүе 15 елга төзелә. Моңа кадәр элеккеге инвестор - "Чирмешәнагрохезмәтләре" белән килешүне өзәргә кирәк. Ул салым түләүләре буенча араны "чистартырга" тиеш.
Пайчылар шундый шарт та куйды. Монда пай өчен беркайчан, бернәрсә дә бирмәгәннәр.
Әлеге авыл җирлегендә узган чираттагы җыенда "Ильхан" җитәкчесе Ильяс Хәнәфиев үзе дә чыгыш ясады, мөнәсәбәтләрне, бәя күләмен уртак фикергә килеп хәл итәргә ышандырды.
Хәнәфиев төзетүче сөтчелек комплексы бу тирәдәге авыллар халкы өчен көтелмәгән бер сөенеч. Ниһаять, җирләренә чын хуҗа килә, күпме кешегә эш урыны була. Пай түләүләренә өметләнә алалар.
Җыенда узган ярты елда башкарылган эшләрне дә искә төшерделәр. Керкәледә узган елда җыелган үзсалым акчасына зират коймаларын яңартканнар, бу авылда элемтәчеләр оптика җепселле кабель сузганнар, яңа станция дә куйганнар. Ул быел хәрәкәткә дә җибәреләчәк.
Югары Кәминкәдә, Керкәледә дә социаль объектлар зур ремонт сорамый. Ә менә мәктәпкә, балалар бакчасына, мәдәният йортына җылы бирүче котельныйны төзәтергә туры килгән. Акчаны район бюдҗетыннан биргәннәр. Дөрес, монда яңа казаннар алып куясы бар.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да катнашкан бу җыенда вак-төяк сораулар биреп интектермәделәр. Чиста суның нормаларга туры килү-килмәве, аңарда тәмсез ис барлыкка килүе борчый икән бу як халкын. Моңа битум запасларын - ятмаларын актив үзләштерү сәбәпче түгел микән, дип шик белдерүчеләр бар. Әлеге мәсьәләдә белгечләр - экологлар үз сүзен әйтер әле.
Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев узган ярты елдагы эш турында сөйләгәндә шәхси хуҗалыкларның чиста су өчен яңача түләүгә җаваплырак каравын сорады. Хәзер районда да кулланылган су өчен бердәм исап-хисап үзәгенә түләү тәртибе кертелде. Бу хәлдә һәр йортта санагыч кую средстволарны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Җыенда Әнәс һәм Фәридә Нурмиевларга торак төзүгә субсидия алу өчен таныклык тапшырдылар. Күптән көтелгән бу акчаларны, әлегә 200 мең сумны (бу гаилә тулаем 1 миллион сумнан күбрәк акчага өметләнә ала) алар инде түбә астына кертелгән өйләренең эчке эшләренә тотмакчылар.
Гомумән, алар кебек, башкалар да торак төзегәндә дәүләт ярдәменә таяна алалар, республикада моңа кагылышлы максатчан программалар берничә. Акча бик тиз бирелмәсә дә, чиратың кайчан да булса килеп җитә бит. Быел, әйтик, 37 гаиләгә субсидия акчасы килергә тиеш.
-Башка җирлекләрдә дә халык җыеннары эшлекле шартларда, җанлы уза,- ди муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина. - Җитәкчеләргә күпчелекне борчый торган сораулар бирәләр. Аларның кайберләренә җыен барышында ук җавап табыла, башкалары контрольгә алына.
Нет комментариев