Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Марат Әхмәтов та “Ильхан“га булышачак

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Югары Кәминкәдә төзелүче сөтчелек комплексында булып китте, эш барышы белән танышты. 1000 баш савым сыерына исәпләп төзелүче әлеге комплексның смета бәясе 405 миллион сумга ук җыела. "Ильхан" җәмгыяте хуҗасы - эшкуар Ильяс Хәнәфиев үзе генә шулкадәр чыгымнарны күтәрә алмый, булышлык кирәк....

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Югары Кәминкәдә төзелүче сөтчелек комплексында булып китте, эш барышы белән танышты.

1000 баш савым сыерына исәпләп төзелүче әлеге комплексның смета бәясе 405 миллион сумга ук җыела. "Ильхан" җәмгыяте хуҗасы - эшкуар Ильяс Хәнәфиев үзе генә шулкадәр чыгымнарны күтәрә алмый, булышлык кирәк.
Министр бу, район өчен бик мөһим объектны төзешүдә күпмедер ярдәмгә ышандырды. Әйтик, биредә, барлыгы 1 километрга якын арада юл салу өчен, киләсе ел программасына кертү, су челтәрләре сузуда, таналар алуда һәм башка кайбер мәсьәләләрдә ничек тә ярдәм юлларын табарга тырышачагын әйтте.
-Хаталар азрак булсын өчен, башкалар тәҗрибәсен өйрәнү кирәк, - диде ул, мондый зур комплексларда эшне оештыруның катлаулы булуын белдереп. - Бүгеннән үк кадрлар укыта башлагыз. Таналар да эзли башласагыз яхшы. Әле аларны алып кайтканчы да күпме вакыт үтә.
Сүз уңаеннан. "Ильхан"да әзер базга сенаж сала башлыйлар, җир мәйданнарын да арттыру буенча шөгыльләнәләр. Күтәмәдән, силоска дип, кукуруз сатып алмакчылар.
Булачак сөтчелек комплексында дистәдән артык техника, алтмышлап төзүче һәм монтажчы эшли.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да Марат Әхмәтовка үзенең гозерләрен җиткерде. Комплекска җирләрен эшкәртү, азык әзерләү өчен, урып-җыюга куәтле техника да кирәгәчәк. Арендага торак йортлар төзисе, электр, газ линияләре сузасы бар. Кайбер эшләрдә, билгеле, район да булышмый калмас.
Министр бүгенге сөйләшүдә күтәрелгән барлык мәсьәләләр, сораулар конкрет өйрәнеләчәк, чөнки ярдәмсез булмый, Чирмешәндә үсеш өчен җитди таяну ноктасы кирәк, монда зур инвестицияле проектлар азрак, диде.
Авыл хуҗалыгы преприятиеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу барышында Марат Готыф улы районыбызда иң беренче чиратта җир эшкәртү темпын нык көчәйтергә өңдәде.
-Вертолетта очып үткәндә кырларда техниканың азлыгы сизелә. Бүген җир эшкәртүгә тракторларны күбрәк чыгарып була ләбаса.
Бу эшкә шәхси хуҗалыклар техникасын да җәлеп итәсе иде, - диде министр.- Быелгы кебек августны күптән күргән юк, гомумән, һава торышы үсемлекләрнең вегетация чорында, урак вакытында да яхшы булмады. Хәзер киләсе ел уңышына җитди әзерләнү сорала.
Марат Әхмәтов гаилә фермаларына акчалата ярдәм - субсидия уңаеннан сорауны җаваплаганча, әгәр тиешле документлар туплап бирелсә, андый фермаларга 200 мең сумлык акча бирүдә тоткарлыклар, лимит та юк. Савым сыерларына, бер башка 3 мең сум исәбеннән, субсидия дә җибәрелә башлаган. Республика көзге чәчү өчен минераль ашламалар белән дә булышачак.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ильхан министрлыгы Марат Әхмәтов