Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Югары Кәминкәдәге "Ильхан" җәмгыятендә көнлек уртача савым 5 тоннага җиткән

    Югары Кәминкә авылындагы сөтчелек комплексында һәр көнне биш тоннага якын сөт савыла, яшь бозауларга эчергәннән калганын (4630 килограмм) Самарадан килеп алалар. Әле сыерлар бозаулап тора, димәк алдагы көннәрдә бу күрсәткеч тагын үсәр. -Комплекста 264 баш савым сыеры бар, бүген 236сы савыла. Баш санын арттыру өстендә эшлибез, инде үзебезнең бозаулар үсеп...

    Югары Кәминкә авылындагы сөтчелек комплексында һәр көнне биш тоннага якын сөт савыла, яшь бозауларга эчергәннән калганын (4630 килограмм) Самарадан килеп алалар. Әле сыерлар бозаулап тора, димәк алдагы көннәрдә бу күрсәткеч тагын үсәр.

    -Комплекста 264 баш савым сыеры бар, бүген 236сы савыла. Баш санын арттыру өстендә эшлибез, инде үзебезнең бозаулар үсеп килә. Үгез бозауларны сатабыз. Җәйгә җитлеккән таналарны каплата башлыйбыз, нәселле таналар сатып алу планы да бар, - ди "Ильхан" җәмгыятенең баш инженеры Илдар Хәнәфиев. - Маллар ике корпуста асрала, тагын ике мал торагының каркасы җыелган, берсенең асты бетонланган да. Көзгә бозауларга да аерым корпус булачак.

    "Ильхан" җәмгыяте маллары ел әйләнәсе витаминлы азык (сенаж, силос, печән, бөртек һәм башка бик күп биологик кушылмалар) белән туклана. Биологик кушылмаларны гына сатып алалар, калган барысы да үзләре үстергән. Буаз сыерларны, бозаулаганнарын, бозауларны һәрберсен аерым рацион белән ашаталар. Юкка гына "сыерның сөте телендә", димиләр. Бүгенге көндә бер сыердан уртача 21-22 килограмм сөт савыла. Карусельдә савылучы сыерларның сөте гел контрольдә, әгәр берәрсенең сөте үткән тәүлектәгедән кимрәк булса, компьютер "хәбәр сала". Комплекстагы өч мал врачы һәм зоотехник моның сәбәбен ачыклау эшенә керешә.

    Биредә 21 кеше хезмәт куя. Сигез сыер савучы ике сменада эшли, график буенча ял көннәре дә бар. Сыер савучылар айга 20 мең сум түләү ала, эшчеләргә гыйнвар ае өчен хезмәт хакы түләнгән. Комплекста кул хезмәте бөтенләй кулланылмый диярлек, азыкны махсус трактор белән кертәләр, улакларга тараталар. Бинада чиста, якты, иркен.

    Эшчеләргә дә уңай эш шартлары тудырылган. Монда читтән килеп хезмәт куючы белгечләр һәм эшчеләр дә байтак, алар биредә торак арендалап торалар, ә аренда акчасын җәмгыять түли. Белгечләр өчен аренда йортлары да төзелә. Якын-тирә авыллардан сыер савучыларны вахта белән йөртәләр.

    -Әле үткән ел гына ветеринария техникумын тәмамлаган Башкортостан егете Виталий Бикузин үз эшен белеп башкара, терлекләрне ярата, белемен күтәрү өстендә дә эшли, читтән торып югары белем ала, - дип мактап алды Илдар мари егетен. - Мал врачлары барысы да читтән килгән белгечләр, әле менә безгә агроном да кирәк.

    Хуҗалыкның баш инженеры хезмәткәрләрнең барыннан да канәгать, шулай да сөт саву операторы Айрат Гайфетдинов, бозау караучы Тәнзилә Мәссарова, сыер савучы Люция Сәүбанова, ЭВМ операторы Раил Идрисов, мал караучы Нәгыйм Мөхәммәтҗановларны аерым мактап үтте. Араларында тәҗрибә туплаганнары, комплексны төзүдә дә катнашканнары, әле уку йортын тәмамлап беренче ел гына эшләүчеләре дә бар.

    Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: