Чирмешән районы тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә булачак механиклар көч сынашты (+ФОТО)
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студенты Марат Вәгыйзов авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү буенча Сарманда үтәчәк һөнәри осталык бәйгесендә көч сынашачак. Дөрес, булачак техник-механикка осталыгын әүвәл үз техникумында дәлилләргә туры килде. -Сәбәбен таптыңмы, нәрсә булган? - диде бәйге эксперты Сергей Малешин трактор кабинасында прибор белән нидер тикшергән Виктор Кандровка. -Предохранителе янган,...
-
Чирмешәндә физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен бәйрәм оештырыла
9 декабрь көнне "Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт бәйрәме була. Монда гер күтәрү, боччо, армспорт һәм шашка буенча ярышлар була. Уеннар сәгать 9да башлана. Белешмәләр өчен телефон 2-29-84.
-
Куе сөткә өстәмә түләү тиеш
Шәхси хуҗалыклардан соңгы атналарда иң күп сөтне Туймәттән тапшырганнар. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 7,5 литр сөт туры килә. Чирмешән белән Лашман авыл җирлекләрендә дә бу эштән керем алучылар байтак. Соңгы ун көндә районның 18 авыл җирлеге авылларыннан көненә уртача 8500 килограммлап сөт җыелган. Шешминка, Түбән Кармалка, Күтәмә авыл җирлекләрендә сөт...
-
Чирмешәндә эшмәкәрләрне укыттылар
Районның кече һәм урта эшмәкәрләре өчен "Бизнес Десант" семинары узды. Бу укуларны республиканың Икътисад министрлыгы үткәрә. "Бизнес Десант" проекты кысаларында оештырылган әлеге семинар барышында райондашларыбыз үз эшләрен үстерү перспективаларын өйрәнделәр, булган проблемаларын хәл итү юлларын эзләделәр. Эшмәкәрләргә дәүләттән ярдәм алуның ансатрак ысуллары да аңлатылды. Алар каршында банк һәм юридик хезмәт...
-
Чирмешән командасы мини - футбол буенча икенче урында
Чирмешән районы командасы муниципаль хезмәткәрләр арасында республика спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча узган ярышларда икенче урынга лаек булган. Гомумкоманда рейтингында дүрт спорт төреннән соң (чаңгы, волейбол, бадминтон, мини - футбол) чирмешәнлеләр өченче урында. Әле тагын өстәл теннисы, шахмат, йөзү, җиңел атлетика буенча көч сынашырга туры киләчәк.
-
Чирмешәндә тудыру бүлеге ябылды
1 декабрьдән район үзәк больницасының тудыру бүлеге ябылды. Хәзер монда йөкле хатын-кызларны гына дәвалыйлар. Ә бала табу өчен башка шәһәрләргә барырга кирәк була. -Кичектергесез очракларда баланы үзебездә кабул итәбез, - ди бүлек мөдире Ләлә Кашапова. -Әле 1 декабрьдә генә бер бала туды. Ә ел башыннан тудыру бүлегендә 125 бала дөньяга...
-
Чирмешән район мәгариф бүлегендә – яңа җитәкче
Бүген район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Светлана Әхтәмова әлегә кадәр Иске Үтәмеш мәктәбе директоры иде. Ул 1965нче елгы, югары белемле, педагогик стажы 28 ел.
-
Чирмешәндә буран көтелә
(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Иртәгә 6 декабрьдә, Татарстанда, шул исәптән Казанда төнлә һәм көндез һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Көчле кар явачак, буранлаячак, күз күреме 500-1000 м булыр дип фаразлана. Көньяк-көнбатыштан 17-22 м/с тизлектә көчәючән җил көтелә. Республика юлларында кар көртләре. http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/05/130832/
-
Чирмешәндә инвалидларга күчтәнәчләр тараттылар
Россия Федерация Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин мөмкинлекләре чикле якташларыбызга бүләкләр җибәргән. Чирмешәндә яшәүче Алсу һәм Рәмис Хәкимовлар өч бала үстерәләр. Олы уллары Маратка дүрт яшь, игезәкләре Гамир белән Гомәргә бер ай элек ике яшь тулган. Өч малайны тәрбияләү җиңел түгел, ә Ходай аларга авыр сынау да биргән,...
-
Чирмешән районында "Сөлчә"не узучы юк
Районның күмәк хуҗалыклары фермаларында соңгы атналарда көненә уртача14 тонналап сөт савыла. Күп түгел, шуның өчен, бүгенге шартларда, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре терлекчелектә Элмәледәге "Сөлчә" җәмгыятеннән үрнәк алып эшләргә өнди. Республикада тулы бер район хуҗалыклары сауган күләмдә сөт сатучы аерым хуҗалыклар булуын исәпкә алсаң, сөтчелектә әлләни мактанырлыгыбыз юк...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә каен утыны да саттылар
Үткән атна ярминкәсендә кискән, ярган утын да бар иде. Юнь димәссең, бер КамАЗ машинасына төялгән әлеге каен утыны 9 мең сум тора. Хәер, урманга барып кисү, алып кайту да ансат димәссең. Бу юлы суелган, йолкынган казлар тагын да күп иде, түшкәсе 1200-1800 сумлыклар. Араларында 4,5-5 килолылары да бар. Өлгереп суелганнар,...
-
Чирмешән районында балалар азрак туган
Ноябрь аенда районда 13 сабый туган, быел дөньяга килүчеләр - 145. Ягъни үткән елның 11 ае белән чагыштырганда, Чирмешән районында туучылар 39га кимрәк.
-
Чирмешән яшьләре әбиләрне кунакка чакырган
Чирмешәндә әле быел гына ачылган Яшьләр үзәгендә оештырылган Әниләр бәйрәмендә миңа да булырга туры килде. Анда 4-5 яшьлек сабыйлар, мәктәп балалары әниләргә, әбиләргә эчтәлекле концерт куйдылар. Яшьләр үзәге бинасы үзе дә искиткеч матур, анда эшләүче хезмәткәрләр дә бик булдыклылар икән. Ирина Суворова, Радик Мөхәммәтшин, Ландыш Миңнеханова, Рәзинә Назыйровалар һәр килгән...
-
Чирмешән районы хуҗалыклары ашлама алырга ашыкмыйлар
Яхшы уңыш үстерүгә күп кенә фактлар тәэсир итә. Хәтта бик каты корылыкта да, әгәр үсемлекләр кирәкле вакытта һәм кирәкле күләмдә туклыклы матдәләр алса, һәрвакыт диярлек югары уңыш үстереп була. Кызганычка каршы, кайбер, шул исәптән, объектив сәбәпләр аркасында, туфракка туклыклы матдәләр кертүнең кире динамикасын күзәтәбез. Әлбәттә, бары минераль ашламалар хисабына, шактый...
-
Чирмешән районында һәр өч никахка бер аерылышу туры килә
Район ЗАГС бүлегендә декабрь аенда никахларын теркәргә теләүче 3 пардан гариза кергән. Киләсе елның январенда 2 пар язылачак. Ноябрь аенда районда 6 гаилә барлыкка килгән, ел башыннан - 105. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда бергә кимрәк. Агымдагы елның 11 аенда 35 гаилә таркалган (2015тә дә - шулкадәр).