Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге ярминкәдә каен утыны да саттылар

Үткән атна ярминкәсендә кискән, ярган утын да бар иде. Юнь димәссең, бер КамАЗ машинасына төялгән әлеге каен утыны 9 мең сум тора. Хәер, урманга барып кисү, алып кайту да ансат димәссең. Бу юлы суелган, йолкынган казлар тагын да күп иде, түшкәсе 1200-1800 сумлыклар. Араларында 4,5-5 килолылары да бар. Өлгереп суелганнар,...

Үткән атна ярминкәсендә кискән, ярган утын да бар иде. Юнь димәссең, бер КамАЗ машинасына төялгән әлеге каен утыны 9 мең сум тора. Хәер, урманга барып кисү, алып кайту да ансат димәссең.

Бу юлы суелган, йолкынган казлар тагын да күп иде, түшкәсе 1200-1800 сумлыклар. Араларында 4,5-5 килолылары да бар.
Өлгереп суелганнар, "шырпылары" юк, үтүк йөртеп тә йолкыганга, елкылдап торалар.
Иске Элмәледән тере казлар да алып килгәннәр, берсе 1300 сум бәяле.
-Алар унбишәү иде, - ди хуҗасы Георгий Кваков. -Менә берничәсе сатуга да калды. Сарыклар да, кәҗә дә асрыйбыз.
Бүгенге ярминкәдә бозау итен, килограммын 260-300 сумнан саттылар, дуңгызныкы 220 сум иде. Бозаулар сайлап алырлык. Капчыгы 2150 сумга шикәр комы да хуҗаларын тоз тапты. Эшкуарлар, шәхси хуҗалыклар бал, май, гөмбә, миннек, балык, кием-салым, яшелчә, өй җиһазлары, күзлекләр, мал ризыгы да тәкъдим иттеләр.
-Ярминкәләргә уртача 50-60 кеше товар алып килә, - ди мондый базарны оештыручы - "Кәрван сарай" директоры Ринат Назыйров. -График ел буена төзелә һәм эшкуарларга җиткерелә.
Киләсе ярминкә өч атнадан соң гына, 25нче декабрьдә булачак. 2017нче елның январена әле график төзелмәгән, әмма бу айда ярминкә күп үткәрелмәячәк, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә