Әккәрәйдә яшәүче Валерий Кукушкин үзен бәхетле кеше, дип саный
Аның бөтен тормышы эштә үтәдер кебек. Иртән китә, кич кайта. Көн дә шулай. Халык арасында булгач аның үзенә дә рәхәт. Өенә кайтса нишләсен, ялгыз кешегә төне дә бик озындыр. Якын көннәрдә 62 яшен тутырачак, Әккәрәйдә яшәүче замандашыбыз Валерий Кукушкин белән төрлесен сөйләштек. -Валерий, иң әүвәл бу соравымны бирим әле: нишләп...
Аның бөтен тормышы эштә үтәдер кебек. Иртән китә, кич кайта. Көн дә шулай. Халык арасында булгач аның үзенә дә рәхәт. Өенә кайтса нишләсен, ялгыз кешегә төне дә бик озындыр.
Якын көннәрдә 62 яшен тутырачак, Әккәрәйдә яшәүче замандашыбыз Валерий Кукушкин белән төрлесен сөйләштек.
-Валерий, иң әүвәл бу соравымны бирим әле: нишләп ялгыз калдың?
-Яшь чагым эш белән үтте. Әби белән үстем мин. Бишенче класста укыганда әнием башка район кешесенә, җиде балалы бер иргә кияүгә чыкты. Әти белән аерылышканнар иде. Мин башта әбине, нигезне ташламыйм, дидем, авылдан китмәдем.
-Әллә читкә дәшүчеләр булдымы?
-Әйе, булды. Йөргән кызларым бар иде. Мин әле бүген дә авылымнан аерым тормышка риза түгел.
-Хәзер нинди эштә?
-Инде байтак еллар Кармышта бер фермерда хезмәт куям. Аңа кадәр йөкче идем, озак еллар колхоздан Чирмешәндәге май-сыр заводына сөт илтештем. Бүген эшем үземә ошый торган: Кармыштан Чирмешәнгә, Лашманга, Утыз Имәнгә, Ульяновкага ипи ташыйм. Иске Ибрайдан он алып кайтам. Клиентлар булганда, бодайдан он тарттырам. Бер эштән дә чирканмыйм.
-Җиделе, фургонлы кечкенә машинаңны гаражда калдырып, Кармыш белән Әккәрәй арасын күпвакыт җәяү узасың икән?
-Әйе, авырсынмыйм. Җәяү йөрү исәнлек өчен яхшы. Әле минем велосипедым да бар. Һаман күзлексез укыйм. Больницада бер генә тапкыр яттым диярлек, анда да үзем гаепле. Дару эчкәнем юк. Тәмәке тартмыйм. Суны чишмәдән генә алам. Аракыга исем китми.
-Эшлисең дә, эшлисең инде. Кемнәрдер эш юк, дип зарлана.
-Нишләп эш булмасын. Мактанып әйтү дип кабул итмәгез, мин бер минут та буш тормыйм. Әле кичә төн уртасында гына йокларга яттым. Сарыкларым бар бит, асларын яхшы итеп чистарттым. Эшләсәң, үзеңә. Фермер хуҗалыгы нәрсә кирәк, шуны бирә. Мин дә, ни кушсалар, шуны эшлим. Гадәтем шундый. Берничә көн Яңа ел ялларында да үземне кая куярга белмәдем.
-Өй эшләрендә дә өлгерәсе бит әле.
-Ашарга үзем пешерәм, керләремне үзем юам. Әби 35 ел элек үк вафат булды. Бакчам бик зур, анда бәрәңге, чөгендер, суган, сарымсак та үстерәм. Күбрәк бәрәңгеле аш әзерлим, ул күп, жәлләмим. Былтыр өч литрлы 28 банка варенье кайнаттым. 43 чиләк балан җыйдым. Аны дус-ишкә таратам.
-Ызбаң таза күренә, зур, абзарың да нык.
-Ызбаны кырык еллар элек, яшь вакытта салдым. Бу эш җиде елга сузылды. Күбрәк, билгеле, үзем тырыштым, рәхмәт, авылдашлар да булышты. Рәтлисе җирләре бар, материал табыштырдым инде, анысы да эшләнер.
-Валерий, кичке ялың ничек үтә?
-Телевизор карыйм. ТНВ каналындагы яңалыкларны, спорт матчларын, татарча концертларны яратам. Берничә ел "Сөембикә" журналын яздырып укыдым. Анда киңәшләр күп, гыйбрәтле язмышлар турында еш язалар. Җырлап та алгалыйм. Чувашча, татарча, русча җырлап та юанам. Дөрес, сәхнәгә чыкканым юк.
Дөресен әйтим, эштән арып кайтыла, кемгәдер, каядыр барасы да килми.
-Ераккарак та юл тотмыйсыңмы?
-45 яшемдә "бик еракка" - Самарага бардым. Аннары инде Казанны, Чиләбене күрдем. Мин бит шоферлыкка да 32 яшьтә генә укыдым.
-Гел юлда булгач төрле кешеләр очрыйдыр?
-Әйе, юлда кемнәр генә йөрми. Кабинада буш урын бар икән, мин юлда торучылар яныннан узып китмим, утыртам. Еш кына, сөйләшеп, танышларга әвереләбез. Райондагы бөтен авылда диярлек таныш-белешем булу - бәхет.
...Төз гәүдәле, яшь чырайлы, сызылып киткән кара мыеклы, тәмле телле, уңган якташыбызга - Валерий Геннадьевич Кукушкинны менә шундый сораулар белән йөдәттем. Юк, исәбем аннан идеаль образ тудыру түгел. Ул да үзен бар яктан да үрнәк санамый. Кемгәдер үпкәсе юк, кемгәдер зыян салмый, кемнәндер ярдәм дә сорамый. Үз көенә, үзенә ышанып яши. Әле менә кунак көтә - бер шәһәрдән бер хатын-кыз белән танышкан икән. Бер еллап элемтәдә, сөйләшеп торалар. Димәк, Кукушкин бөтенләй ялгыз түгел.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев