Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районы бюджетында аеруча авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә булышу өчен дә акча табылган

Кармышта һәм Утыз Имәндә фельдшер-акушерлык пунктларын, Чирмешәндә "Укыту-җитештерү хуҗалыгы" җәмгыятенең тулай торагын ремонтларга да бюджеттан акча биреләчәк. Район Советының чираттагы, унынчы утырышында бу хакта карарда да язылды.Моннан тыш, депутатлар ветберләшмә бинасын, Чирмешәндә янгын депосын, Күтәмәдә һәм Ульяновкада полиция участок уполномоченныйлары йортларын ремонтлауга да акча бирергә килештеләр. Шәхси хуҗалыкларда мини-фермалар төзелешенә,...

Кармышта һәм Утыз Имәндә фельдшер-акушерлык пунктларын, Чирмешәндә "Укыту-җитештерү хуҗалыгы" җәмгыятенең тулай торагын ремонтларга да бюджеттан акча биреләчәк.

Район Советының чираттагы, унынчы утырышында бу хакта карарда да язылды.Моннан тыш, депутатлар ветберләшмә бинасын, Чирмешәндә янгын депосын, Күтәмәдә һәм Ульяновкада полиция участок уполномоченныйлары йортларын ремонтлауга да акча бирергә килештеләр.
Шәхси хуҗалыкларда мини-фермалар төзелешенә, таналар алуга 1 миллион 840 мең сум акча бүленә. Муниципаль маршрутларда пассажирлар йөртү чыгымнарының бер өлешен дә җирле бюджет үз өстенә ала, бу юлы әлеге максатка 180 мең сум акча юнәлдерәләр.
Күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауга, Чирмешәндә, Кармышта, Иске Котышта, Мордва Афонькәсендә мәдәният йортлары өчен дә средстволар таптылар. Иске Үтәмеш авыл җирлегендәге аеруча авыр тормыш хәлендәге күп балалы гаиләләргә торак ремонтына акча бирүгә каршы килмәделәр.
"2016нчы елга Чирмешән муниципаль районы бюджеты турында" 2015нче елның 17 декабрендә кабул ителгән карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеп, депутатлар тагын кайбер эшләрне бюджеттан финансларга тавыш бирделәр.
Быел, беренче кварталда, районның төрле дәрәҗәдәге бюджетларына 75 миллион 185 мең сум, ягъни 2016нчы ел планының 39 проценты күләмендә акча кергән, ә 1нче майга бу план 53 процентка үтәлгән. Узган елдагы шушы чор белән чагыштырганда бюджетка керемнәр сизелерлек арткан. Шуңа нигезләнеп, бүгенге утырышта район бюджетының керем һәм чыгым өлешләрен 24 миллион 991 мең сумга арттырдылар.
-Бөтен эшкә, бөтенесенә дә акча җитми, акча санаулы, - диде район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин, кайбер депутатларның ниндидер максатка өстәмә средстволар сорап мөрәҗәгать итүләреннән соң. - Әмма киләсе утырышларда тагын башка мәсьәләләрне дә карарбыз, финансларга тырышырбыз.
Советның чираттагы утырышында районда муниципаль - аерым партнерлык турындагы мәсьәлә дә каралып, аның буенча шулай ук карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Иске Үтәмеш бюджет Утыз Имән авылы Кармыш авылы