Яңа Элмәледә туып үскән эшмәкәр яшь шахматчыларны бүләкләде
Спорт

Яңа Элмәледә туып үскән эшмәкәр яшь шахматчыларны бүләкләде

Яңа Элмәле мәктәбендә район мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында район беренчелегенә шахмат ярышы үтте.

Ярышларда 16 мәктәптән 64 укучы катнашты. Яңа Элмәле мәктәбе шахматчылары беренче урынны яуладылар. Чирмешән лицее – икенче, 2 нче Чирмешән мәктәбе шахматчылары өченче урында. Җиңүчеләр һәм призерлар Яңа Элмәле авылында туып үскән эшмәкәр Владимир Муськин тарафыннан әзерләнгән медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев