Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Ура! Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ы – чемпион

Бүген Татарстан Беренчелегенә алкалы хоккей ярышларында Чирмешәннең “Корыч ябалаклар” командасы чемпион булды.

Район үзәгенең “Юбилей” боз сараенда 2009 елгы яшүсмерләр арасында үткән бәйге финалында әүвәл Әгерҗенең “Спутник” һәм Азнакайның “Соколы” хоккейчылары өченче урын өчен көч сынашты, җиңү азнакайлылар файдасына – 6:3. Ә аннан соң бозга чыккан Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ы Актанышның “Лачын”нарын 4:0 исәбе белән отты. Ура! Чирмешәнлеләр – чемпион. Актанышлылар – икенче, азнакайлылар өченче урында.

Беренчелекнең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, ТР Хоккей федерациясе башкаручы директоры Кирилл Голубев, ТР Спорт министрлыгы вәкиле Айдар Кадыров катнаштылар. Алар җиңүчеләрне котладылар, Кубок һәм дипломнар, медальләр тапшырдылар. Бәйгенең иң оста дип танылган уенчылары да бүләкләргә ия. Беренчелекнең “Иң яхшы капкачы”сы дип “Лачын”нан (Актаныш) Алексей Давыдов, “Иң яхшы сакчы” дип “Соколы” командасыннан (Азнакай) Нурислам Шакиров, “Иң яхшы һөҗүмче” дип “Корыч ябалаклар”дан (Чирмешән) Максим Чернышев, “Иң яхшы уенчы” дип шулай ук “Корыч ябалаклар”дан Ранэль Газыймов танылды.

Статистика буенча, тулаем 2024-2025 елда ТР Беренчелегендә “Иң яхшы бомбардир” дип Георгий Куликовны “Спутник” (Әгерҗе) һәм “Иң яхшы уенчы” дип Максим Чернышевны “Корыч ябалаклар” (Чирмешән) атадылар һәм аларга махсус бүләкләр тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев