Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ульяновкадан Рыбкиннар гаиләсе узышта чәй сервизы отты

Ульяновка авылыннан Рыбкиннар “Татарстан кроссы - 2022” район ярышларындагы гаилә эстафетасында җиңү яулап, чәй сервизына ия булдылар.

Нефтьче булып эшләүче Андрей, укытучы Олеся һәм  3 сыйныфта укучы Егор - эстафетада,  тагын бер уллары Тимур  үз яшьтәшләре арасында шәхси беренчелеккә йөгерделәр.

-Ел да бу бәйгегә рәхәтләнеп киләбез, кемдер кушканга түгел, йөгерергә яратабыз. Бүген көне дә матур, эссе дә, салкын да түгел,  - диде гаилә башлыгы Андрей Николаевич.

Рыбкиннардан кала, гаилә эстафетасында аларның авылдашлары Ивановлар, Әккәрәйдән Евстафьевлар көч сынашты.

Йөгерү ярышларына барлыгы 400гә якын якташыбыз килгән. “Сабантуй” стадионында оештырылган әлеге бәйгедә  кемдер – 500 метрны, кемнәрдер – 1, ә яшьрәкләр 2 километрны ук буйсындырды. Чараны, гадәттәгечә, мәктәп укучылар нык күтәреште. Оешмалардан, учреждениеләрдән дә катнашучылар бар.

Аграр техникум укытучысы  Фәнил Шәрифуллин нәкъ шул көнне булган туган көненә бүләк ясады, финишка беренче килде. Аны бөтен халык алдында икеләтә бәйрәм белән тәбрикләделәр.

 50 яшьтән олырак ир-атлар арасында беренче һәм икенче урыннарны Ульяновка эшмәкәре Петр Прокофьев һәм Түбән Кәминкәдән Әхтәм Мусиннар бүлеште, Самат Шәмсетдинов – Ульяновка авыл җирлеге башлыгы  -  өченче. Соңгысы кросста иң олы катнашучы да.

 - Йөгерү файдалы, студент вакытта бу спорт төрен аеруча ярата идем, - диде Самат Зәки улы.

Ульяновкалылар, гомумән, бәйгегә көчле команда туплап килгән. Чирмешәндә быел үткән “Милләтләр кроссы”ның иң яшь катнашучылары: Чирмешәннән 6 яшьлек Владимир Евстафьев һәм  5 яшьлек Сылу  Ногманова иде. Сылуның әнисе Фирдәвес тә, “Әкият” балалар бакчасы хезмәткәре, хатын-кызлар арасында җиңү яулады.

Ярышта катнашучыларны район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев