Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Татарстан чаңгы юлы - 2015“ ярышларында чирмешәнлеләр дә актив катнашты (+ФОТО)

Сосновкада яшәүче бертуган Варя, Максим, Анна Тимирясовлар "Татарстан чаңгы юлы" чаңгы ярышларында өчесе дә беренче урыннарны яуладылар. Район Сабантуе мәйданында узган "Татарстан чаңгы юлы - 2015" массакүләм чаңгы ярышларында 370кә якын кеше катнашты, җанатарларны да санасак, монда 500дән артык якташыбыз җыелган иде. Ярышлар башланыр алдыннан спорт сөючеләргә район башкарма комитеты...

Сосновкада яшәүче бертуган Варя, Максим, Анна Тимирясовлар "Татарстан чаңгы юлы" чаңгы ярышларында өчесе дә беренче урыннарны яуладылар.

Район Сабантуе мәйданында узган "Татарстан чаңгы юлы - 2015" массакүләм чаңгы ярышларында 370кә якын кеше катнашты, җанатарларны да санасак, монда 500дән артык якташыбыз җыелган иде.
Ярышлар башланыр алдыннан спорт сөючеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әъдәс Шакиров сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, спортчыларга дистанцияләрне уңышлы үтүләрен теләде.
Чаңгы ярышларында катнашучыларның елдан - ел остара баруын күрми мөмкин түгел. Райондашларыбыз арасында әлеге спорт төрен аеруча үз итүчеләр бар.Әйтик, бүгенге ярышларның да лидерлары - Ульяновка һәм Иске Элмәле мәктәпләре укучылары ел да диярлек призлы урыннарны яулыйлар.
-Мин беренче булуыма бер дә шикләнмәдем, - ди Ульяновка урта мәктәбенең 5нче класс укучысы Варвара Тимирясова. - 5 яшьтән бирле чаңгы да йөрим.
Варя беренче стартка чыккан 9 - 11 яшьлек кызлар арасында җиңүче булды. Узган елны да бу ярышларда ул үз яшьтәшләре арасында финишка беренче килгән. Малайлар арасында да беренче урынны Ульяновкадан Володя Иванов яулады.
Иске Элмәледән 2нче класс укучылары Дима Краснов һәм Кирил Тузов бүгенге ярышларның иң яшь катнашучылары булсалар да, чаңгылар да нык торалар. Алар да узган елны биредә көчләрен сынап караганнар икән инде.
Гомумән, бүгенге ярышларда мәктәп укучылары аеруча актив булдылар. Алар алты төркемгә бүленеп узышты. Әйтик, 12 - 14 яшьлек малайлар төркемендә 65 яшь спортчы көч сынашты.
Кадет мәктәп- интернаты укучысы Роман Акимчукка тиңнәр булмады, бу төркемдә ул беренчелекне яулады. Кызлар арасында җиңүче Светлана Григорьева - Ульяновка авылыннан.
15 - 17 яшьлекләр арасында да Ульяновка чаңгычысы Максим Тимирясов иң көчле икәнлеген дәллили алды, җиңүче булды, кызлар арасында Иске Элмәледән Ангелина Шерматованы беркем дә уза алмады.
18 - 29 яшьлекләр арасында Лашманнан Динар Вәлиуллин инде берничә ел рәттән җиңү яулый, быел да сынатмады, беренче килде, ә кызлардан җиңүче кабат Ульяновкадан һәм кабат Тимирясова, бу юлы - Анна.
30 - 39 яшьлекләр арасында һөнәри спортчы - Иске Элмәледән Марина Колесникова, ир - егетләр арасында Шешминкадан Дмитрий Зубов , 40 - 49 яшьлекләр арасында Ульяновкадан Петр Захаров һәм Иске Элмәледән Татьяна Шерматова финишка беренче килделәр.
50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ярышларда 20гә якын кеше катнашты. Канаштан Геннадий Епифанов безнең районда узучы чаңгы ярышларын беркайчан да калдырмый һәм инде беренчелекне дә беркемгә бирми. Хатын - кызлар арасында иң тиз йөрүче Чирмешәннән Надежда Капитонова булды.
VIP - узышларны тамашачылар күзәтергә аеруча яраталар. Мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре - чаңгы юлында 20гә якын кеше көч сынашты. Алардан яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге начальнигы Әнис Гатауллинга һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Флюра Рәхимҗановага тиңнәр булмады.
Бу көнне чаңгы юлында гаиләләр дә көч сынашты. Ивашкинодан Апалаевлар - беренче, Ульяновкадан Осиповлар - икенче, Чирмешәннән Просвиркиннар өченче урын яуладылар.
Призлы урыннар алучыларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан конкурсы ярыш Татарстан чаңгы юлы