Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Спортчылар бүләкләнде

    Төрле спорт бәйгеләрендә призлы урыннарга лаек булган яшь спортчыларны бүләкләделәр. Үткән дүшәмбе көнне район Советында булган планеркада бүләкләрне муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Нәфис Әсәдуллин, Виктор Наумов, Илназ Гыйләҗев (Чирмешән) -милли көрәш буенча район һәм районара ярышларның призерлары, республика ярышларының актив катнашучылары. Вероника Сафронова һәм Сергей Григорьев...

    Төрле спорт бәйгеләрендә призлы урыннарга лаек булган яшь спортчыларны бүләкләделәр.


    Үткән дүшәмбе көнне район Советында булган планеркада бүләкләрне муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин тапшырды.

    Бүләкләнүчеләр арасында Нәфис Әсәдуллин, Виктор Наумов, Илназ Гыйләҗев (Чирмешән) -милли көрәш буенча район һәм районара ярышларның призерлары, республика ярышларының актив катнашучылары.

    Вероника Сафронова һәм Сергей Григорьев (Ульяновка) - җиңел атлетика буенча һәм чаңгы ярышларында призлы урыннар алучылар.

    Булат Батыршин (Чирмешән) - футбол буенча республика ярышларының җиңүчесе һәм актив катнашучысы.

    Сергей Серов (Чирмешән) - волейбол буенча ярышларның актив катнашучысы, мини - футбол буенча республика ярышларының призеры.

    Иван Кузин (Чирмешән) - волейбол буенча республика ярышларының актив катнашучысы.

    Мини - футбол буенча "Бәркәтә" малайлар командасы - республика ярышларының җиңүчесе.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: