Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кубок үзебездә калды

Узган якшәмбе көнне Лашман урта мәктәбе базасында муниципаль район башлыгы призларына милли көрәш буенча районара ярышларда безнең егетләр унбер үлчәү авырлыгының алтысында беренче булдылар. Бәйгедә тугыз команда составында 99 көрәшче көч сынашты. Спортчылар арасында Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары вәкилләре бар иде. "Бүген көрәш белән татарлар...

Узган якшәмбе көнне Лашман урта мәктәбе базасында муниципаль район башлыгы призларына милли көрәш буенча районара ярышларда безнең егетләр унбер үлчәү авырлыгының алтысында беренче булдылар.


Бәйгедә тугыз команда составында 99 көрәшче көч сынашты. Спортчылар арасында Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары вәкилләре бар иде.

"Бүген көрәш белән татарлар һәм башкортлар гына түгел, ә башка милләт кешеләре дә шөгыльләнә, - диде спортчыларны сәламләп район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин. - Спорт халыкларны берләштерә, характер, ихтыяр көче тәрбияли. Бүгенге ярышларда да һәр кеше җиңүче була алмый, мин сезнең барыгызга да уңышлар телим".

Бәйгедә татар, рус, әзербайҗан егетләре бил алышты.

"Чирмешәндә көрәшне үстерергә мөмкинлекләр күп. Иң мөһиме - бу спорт төрен яратучылар, үз итүчеләр һәм аны яшьләргә өйрәтергә теләүчеләр бар. Әйтик, спорт мастеры, күптән түгел генә Россия чемпионы исеменә лаек булган, танылган көрәшче Ильяс Галимов сезнең районнан, - диде ярышларны ачу тантанасында катнашкан ТР татар - башкорт спорт көрәше федерациясенең башкарма директоры, Казаннан килгән кунак Равил Хәйруллин да. - Башка көрәшчеләрегез дә өметле. Дөрес, 2011 ел нәтиҗәләре буенча Чирмешән районы көрәшчеләре республикада 33нче урында гына, әмма киләчәктә алар бу баскычтан югарырак күтәрелерләр дип өметләнәбез. Моңа ярдәм итү йөзеннән бүген Чирмешәндә татар - башкорт спорт көрәше федерациясе дә оештырабыз".

Районда оештырган әлеге спорт көрәше федерациянең рәисе итеп район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин сайланды.

Көрәш 11 төр авырлык категорияләрендә үткәрелде. Үз үлчәү авырлыкларында Чирмешәннән Нияз Гыймранов (25 килограмм), Нәфис Әсәдуллин (36 килограмм), Виктор Наумов (60 килограмм), Пунхан Наджафов (65 килограмм), Лашманнан Нәзир Ибәтуллин (30 килограмм), Туймәттән Марат Кәримов (50 килограмм), Елховойдан Ринат Гарифуллин (40 килограмм), Яңа Чишмәдән Дилүс Нуретдинов (45 килограмм), Ленар Миннебаев (55 килограмм), Рәмзил Лотфуллин (70 килограмм), Раил Заһретдинов (70 килограммнан югарырак) беренче урыннарга лаек булдылар.

Призлы урыннарны яулаган райондашларыбыз тагын менә кемнәр: Илшат Хәсәншин, Әнвәр Абзалов, Илгизәр Идрисов, Арыслан Ибраһимов, Илмир Минхәеров, Айзат Нигъмәтуллин, Илсаф Мортазин, Илмир Сәгъдиев, Зөлфәт Зиннуров, Азат Сәхәпов, Фаил Миннекәев, Айдар Шәрәфетдинов, Илназ Галимов, Илназ Гыйләҗев, Илназ Зөфәров, Ширази Мөслимов, Динар Ваһапов, Геннадий Сотников.

Җиңүчеләргә (I, II, III урын алучыларга) медальләр, Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
Бәйгенең төп бүләгенә - Кубокка, гомумкоманда исәбендә беренче урынны алып, Чирмешән командасы лаек булды.

Яңа Чишмә һәм Аксубай көрәшчеләре икенче һәм өченче урыннарда.

Күпсанлы кунаклар катнашындагы ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

"Мин Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттаховка һәм Лашман урта мәктәбе директоры Наил Нуретдиновка әлеге зур бәйгене оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм", - диде спорт һәм яшьләр начальнигы Рәмзия Долгополова.

Гөлсирә Шәрифуллина.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт көрәш

2
X