Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәннең “Корыч ябалаклары”на тузан суырткыч бирделәр

Чирмешәндә “Шешмаойл” ҖЧҖ идарә итү нефть компаниясе бүләкләренә алкалы хоккей буенча ярышлар үтте.

Район үзәгендәге Боз сараенда узган турнирда  дүрт команда: Чирмешән, Нурлат, Мамадыш, Саба районнары яшь хоккейчылары - 2009 һәм 2010 елгы яшүсмерләр көч сынашты.

 Район башкарма комитетының спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, “Шешмаойл” җәмгыяте барлык уенчыларга медальләр, командаларга кубок һәм грамоталар әзерләткән. Бәйгенең җиңүчеләре – Нурлатның “Ледок“ командасы уенчылары термопотка, ә Чирмешәннең икенче урынга чыккан  “Корыч ябалаклар”ы  тузан суырткычка ия булды. Өченче, дүртенче урыннарны алучыларга да бүләкләр бар иде. Чирмешән лицее укучысы Ранель Газыймов уеннарның иң яхшы һөҗүмчесе буларак танылды.

 Яшь хоккейчыларны бүләкләү тантанасында район җитәкчесе Рамил Айбатов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев