Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә волейбол чемпионаты җиңүчеләре 20 мең сумлык бүләк алды

Волейбол буенча район чемпионатның ир-егетләр арасындагы уеннары тәмам. Иң көчле дүрт команда акчалата сертификатларга ия.

Район оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары катнашындагы әлеге бәйгенең ир-егетләр арасындагы уеннарында ун команда көч сынашты. Ярышлар 25 гыйнварда башланып, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә  район мәдәният йорты спорт залында финал уеннары узды.

Район башлыгы Рамил Айбатов җиңүчеләргә: 1 нче урынга чыккан “Чирмешән” командасына – 20 мең сум, 2 нче урын иясе  “Электр челтәрләре”  уенчыларына – 15 мең, “Биомед”ка (БИО-АГРО+район үзәк больницасы)  - 10 мең, 4 нче урын иясе – Түбән Кәминкә авыл җирлеге командасына 5 мең сум күләмендә акчалата сертификатлар тапшырды.

Чемпионатның иң яхшы уенчысы дип Алмаз Әмирханов (“Чирмешән”), иң оста һөҗүмче дип  Антон Беглов (“Электр челтәрләре”), иң оста “связующий” дип Рәмзил Гарифуллин (“Биомед”) танылды.

Волейбол буенча район чемпионатының хатын-кыз командалар арасындагы финал уеннары исә  6, 7 мартта үтәчәк, дип хәбәр иттеләр район башкарма комитетының Яшьләр һәм спорт эшләре бүлегеннән.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев