Чирмешәндә тхэквондочылар Кыш Бабай кубогына ярышачаклар
Спорт

Чирмешәндә тхэквондочылар Кыш Бабай кубогына ярышачаклар

Тхэквондочыларга – Кыш Бабай кубогы 20 декабрьдә Чирмешәндә яшь тхэквондочылар көч сынашачак.

Район башкарма комитетының Яшьләр һәм спорт эшләре бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан Республикасының Тхэквондо федерациясе (ИТФ) оештыручы әлеге бәйге “Татнефть” ярдәме һәм районыбыз җитәкчелеге белән үткәрелә.

“Чирмешән” универсаль спорт залында үтәчәк ярышта әүвәл безнең районнан 100ләп бала гомуми физик әзерлек буенча сыналачак, ә аннан соң келәмгә Казан шәһәреннән, Әлмәт, Лениногорск, Чирмешән районнарыннан 48 яшь тхэквондочы чыгачак. Спортчыларыбызны тәбрикләргә Кыш Бабай дә килергә җыена.  

7+

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев