28 мартта Чирмешәндә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.
Бу көнне «Чирмешән» универсаль спорт залында һәм бассейнда мактау билгесе йөртү хокукы өчен Чирмешән муниципаль районының биш хезмәт коллективы көрәште. Фестивальдә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәдәният бүлеге, ППН СЕРВИС, клиент хезмәте, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр командалары үз көчләрен, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге;
2 урын - мәдәният бүлеге;
3 урын - ТР буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсенең район клиент хезмәте.
Нет комментариев